Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җимерелгән храм истәлегенә тәре походы

Смоленск Божья Матерь иконасы храмы җимерелү истәлегенә Тын Тауның тәре походы 10 августта 7 дән 77 яшькә кадәрге йөзләгән православие христианнарын җыйды. Анакай Елена Загуменнова ясаган Изге Богородицаның мәртәбәле иконасын зур тәре һәм чүмеч белән күтәреп бару иртәнге 7 сәгатьтә Богоявление чиркәвеннән башланды. Процессияне Богоявление храмының өлкән попы, протоиерей Алексий...

Смоленск Божья Матерь иконасы храмы җимерелү истәлегенә Тын Тауның тәре походы 10 августта 7 дән 77 яшькә кадәрге йөзләгән православие христианнарын җыйды.

Анакай Елена Загуменнова ясаган Изге Богородицаның мәртәбәле иконасын зур тәре һәм чүмеч белән күтәреп бару иртәнге 7 сәгатьтә Богоявление чиркәвеннән башланды. Процессияне Богоявление храмының өлкән попы, протоиерей Алексий Загуменнов һәм диакон Алексий Комиссаров җитәкләде. Аларның инициативасы һәм мәхәллә халкының ярдәме белән Ык Тамагы авылында 1987 елда шартлатылган бөек храм урынында газапланучы Уара чиркәве төзелә.
Беренче тукталыш җиде километрдан соң Сәйтәк авылында булды. Билгеләнгән юлны мәхәллә халкы алты сәгатьтә үтте. Смоленск Божья Матерь образы каршында келәү кылынды.
- Мин бернинди ару сизмәдем, әйтерсең, Аллаһ мине кулында күтәреп барды. Тантананы күзәтү кызыклы булды. Әбием рәттән барды һәм мине кызыксындырган һәрнәрсәне аңлатты, - дип фикере белән бүлешә иң яшь - 7 яшьлек катнашучы Виктория Һадиева.
- Аллаһ ярдәме белән мин 23 километр юлны үттем. Инде көчем бетә кебек тоелганда, кызым Леночка, Елена Владимировна, атакайның кызы Мария һәм мәхәллә кешеләре ярдәм итте. Кем кулын суза, кем сулы шешәсен бирә. Тәре күтәреп бару - ул бөек эш, иң элек рухың буенча якын кешеләр белән аралашу. Мин соң гына дин юлына бастым. 1957 елдан ирем белән никахта яшибез, 1992 елда гына мөнәсәбәтләрне дин белән рәсмиләштердек. Вакыты шундый иде. Мине чиркәүгә йөрергә өндәгән әнием һәм апамны рәхмәт сүзләре белән искә алам, - ди Зинаида Тугбаева.

Зинаида Михайловнага быел 77 яшь тулган. Элек ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ире - энергетик, улы - хәрби.
- Ә менә кызым минем юлдан китте, тәрбияче һөнәрен сайлады, - ди җылы хисләр белән әңгәмәдәшем.
Тәре күтәреп килүчеләр Сәйтәк авылы халкына күп изге сүзләр җиткерделәр.
- Сәйтәклеләр безне бәйрәмчә каршы алды. Сый-нигъмәттән өстәлләр сыгыла иде, чишмә суы изгеләндерелде. Без хәл җыйдык һәм юлыбызны дәвам иттек. Авыл халкының күбесе безгә иярде. Мин процессиядә икенче ел катнашам. Беренче елны Менделеевскидан Ык Тамагына кадәр юлны үтү бик катлаулы булды. Ә бүген арыганлык ул кадәр сизелми, күңел күтәренке һәм шат, - ди Елена Грицук.
Походка икенче ел рәттән Чаллыдан берничә гаилә кушыла.
- Узган елда мин Ык Тамагына бу үзенчәлекле хаҗ кылуда катнашырга батырчылык итмәдем, - ди Марина. - Тәре күтәреп баруда ирем катнашты. Бу юлы маршрутны кулга-кул тотынышып үттек. Әйе, юл җиңел булмады. Әмма янәшәңдә фикердәшләр булуны тоюга, канат үсә. Әйләнә-тирәбездә яхшы кешеләр: ярдәмчелләр, изге һәм рухи яктан бай күңеллеләр. Якты тойгылар йөрәкләребездә мәңгегә калыр.
- Бу көнне мин өйдә кала алмадым. Иконага кагылу өчен Ык Тамагына килдем. Сәламәтлегем тәре күтәреп баручыларга кушылырга мөмкинлек бирмәде, әмма күңелемнән алар белән бергә булдым, - ди ихластан сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Николай Васильев.
- Тәре күтәреп бару - ул христианнарның дин һәм рух ныклыгын тикшерү. Төп максат - Ык Тамагында революциягә кадәр Богородское исемен йөрткән чиркәү төзелешен төгәлләү. Бүгенге көндә ул теләгән кадәр тизлек белән бармый. Средстволар җитмәү сәбәпле, объектта дүрт төзүче генә эшли. Православие динендәгеләр бу изге гамәлдән читтә калмаслар һәм храмны торгызуга үзләреннән көч кертерләр дип ышанам, - диде атакай Алексий Загуменнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Менделеевск районы