Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имән, нарат, чикләвекме?

31 августка кадәр безнең һәркайсыбыз ачык тавыш бирүдә катнаша һәм Татарстанның яшел символын сайлый ала. "Россия аллеясы" Бөтенроссия патриотлык акциясе кысаларында татарстанлыларга түбәндәге үсемлекләрнең берсенә үз тавышларын бирү тәкъдим ителде: язгы адонис, гади чикләвек, кытыршы имән, вак яфраклы юкә һәм гади нарат. Без менде-леевлыларның фикере белән кызыксындык. Роза Йосыпова, галим...

31 августка кадәр безнең һәркайсыбыз ачык тавыш бирүдә катнаша һәм Татарстанның яшел символын сайлый ала.
"Россия аллеясы" Бөтенроссия патриотлык акциясе кысаларында татарстанлыларга түбәндәге үсемлекләрнең берсенә үз тавышларын бирү тәкъдим ителде: язгы адонис, гади чикләвек, кытыршы имән, вак яфраклы юкә һәм гади нарат.
Без менде-леевлыларның фикере белән кызыксындык.
Роза Йосыпова, галим агроном:
- Һичшиксез тавышымны юкәгә бирер идем. Хәер, барлык агачлар да республика символы булырга лаек. Ләкин күңелемә юкә якынрак. Бу - матур агач кына түгел. Юкә бал бирә, чәчәк атканда хуш ис тарата. Юкә чәчәгенең файдалы үзлекләре һәркемгә мәгълүм. Элек юкә кабыгы киң кулланылган. Агачы да югары бәяләнә.
Юкә авыр алынып китә торган агачлар исәбенә керә. Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы скверда юкәләр үссен өчен күпме көч куярга туры килгәнен хәтерлим. Хәзер бу мәһабәт агачлар шәһәрлеләрне сөендерә. Юкә республика символы булырга чын мәгънәсендә лаек дип исәплим.
Марина Катаева, икътисадчы:
- Мин халык нигездә имән, нарат һәм юкәгә тавыш бирер дип исәплим. Адонис бу компаниядә артык кебек. Мин көч һәм озын гомерлелекне гәүдәләндерүче имәнне сайлар идем. Ул Татарстан символы булса, янына балалар бакчалары һәм мәктәпләр шәкертләрен экскурсиягә алып килергә була.
Миңнегаян Мөхәммәтҗанов, ТР урманчысы:
- Миңа һәр агач кадерле. Ләкин наратка өстенлек бирәм. Аның файдалы үзлекләре бәһасез, агачы төзелештә киң кулланыла. Гомуми структурада нарат район урманнарының 30 процентын били, имән - нибары өч. Ә адонис бездә үсми.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлегә юкә лидерлыкта - 32%. Имән - 29, нарат - 14. Күрше Удмуртиядә яшәүчеләр тәкъдим ителгән өч варианттан символ сайлыйлар: италмас чәчәге, миләш, тополь.
"Россия аллеясы" сайтында сез тавыш бирә һәм комментарий калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Менделеевск районы “Россия аллеясы” Бљтенроссия патриотлык акциясе

2
X