Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • информация

    Узган елның соңгы көннәрендә муниципалит залында Менделеевск районы наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәбибуллин алып барды. Көн тәртибендә билгеләнгән беренче мәсьәлә буенча Россиянең наркоконтроль буенча Федераль службасының ТР Идарәсе Алабуга районара бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Айдар Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул наркотик матдәләрне законсыз...

    Узган елның соңгы көннәрендә муниципалит залында Менделеевск районы наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәбибуллин алып барды.
    Көн тәртибендә билгеләнгән беренче мәсьәлә буенча Россиянең наркоконтроль буенча Федераль службасының ТР Идарәсе Алабуга районара бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Айдар Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул наркотик матдәләрне законсыз әйләнешкә кертүгә каршы торуга юнәлдерелгән оператив-профилактик чаралар комплексын гамәлгә ашыру, районда наркотиклар куллану, тарату буенча төп күрсәткечләр, 2012 елда наркотикларны законсыз әйләнешкә кертүне кисәтү буенча чаралар үтәлешенә тукталды.
    РФ ЭЭМ Менделеевск районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные полиция капитаны руслан Аллахвердиев чыгышы узган елда наркотик һәм психотроп матдәләрне рөхсәтсез әйләнешкә кертүне кисәтү буенча чаралар үтәлеше турындагы мәгълүматка багышланды.
    Комиссия киләсе утырышларда аерым предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренең билгеләнгән темага чыгышларын тыңлау кирәклеге турында тәкъдим кертте.
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов наркотик матдәләр куллануга каршы чаралар һәм акцияләрдә катнашу турында чыгыш ясады. Комиссиянең 2013 елга эш планы өстәмәләр һәм төзәтмәләр белән расланды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: