Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иорданьга могҗизалы көч артыннан

18еннән 19 гыйнварга барлык православие динендәге менделеевлылар Качману бәйрәмен билгеләячәкләр.

Массакүләм качману суда коенулары «Ушковлар утраулары» паркы буасында булачак. Бирегә, изге бәкегә чумып чыгу йоласын үтәр өчен йөзләгән диндар кешеләр киләчәк.

Сәламәтлек өчен суда коен

Хакимият вәкилләре православие чиркәвенең иң зур бәйрәмнәренең берсенә әзерлек максатыннан киңәшмә үткәрделәр. Шәһәрлеләрнең күбесе бу көнне  изге суны алып кайталар, изгеләндерелгән сулы бәкедә чумып чыгалар.

  «Ушковлар утраулары»  паркында Качману  коенуларына соңгы әзерлек эшләре бара. Коену урынын буада тәртипкә китерәчәкләр,  анда теләгән һәркем чумып чыга ала.  Аның тирә-ягы тайгак булмасын өчен  барлык чараларны күрәләр. Көндезге һәм кичке вакытларда халык җыелган урында МЧС, Эчке эшләр бүлеге һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачаклар. Менделеевлыларга җылыну һәм киенү өчен палаткалар булдырыла. Суга кереп чыккан кешеләр кайнар чәй, камыр ризыкларыннан авыз итәчәк.  Купельдә суга чумып алу йоласын шимбә көнне  11дән 22сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин.

Район чыганакларын изгеләндерү

Богоявление храмы  мәгълүматлары буенча, 18 гыйнварда Качману сочельнигы, чиркәүдә литургия һәм суны изгеләндерү була. Башлана 7:30да.
19 гыйнварда менделеевлылар район чишмәләренә барып изгеләндерелгән су алып кайта алалар. 10 сәгатьтә Тын Таулардагы чишмәне изгеләндерү күздә тотыла,  13:00 –  Ык Тамагындагы  чиркәүдә,  14:00 – холык төзәтү колониясе чиркәвендә.

– Күбесе изгеләндерелгән суга керә, шулай итеп алар күңелләренә рухи азык алалар һәм тәннәрен сафландыралар. Элек-электән Качману суы үзенчәлекле һәм сәламәтлеккә файдалы дигән ышаныч яши, бу традицияне саклаучылар бәйрәмне көтеп алалар, – дип саныйлар шәһәрлеләр.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев