Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җир буш тормасын өчен

    Безнең төп табигый байлыгыбыз - җир. Аңа мөнәсәбәт нинди, җавабы да шундый булачак. Бу җирдә эшләүчеләр өчен үзенә күрә бер закон, аны бозсаң, бәла булуын көт тә тор. Республика Президенты Р.Миңнеханов Россия реестрының ТР буенча идарәсе коллегиясендә чыгыш ясаганда җирдән максатчан файдалануны тикшерүне оештыру бурычын куйды. Президент йөкләмәсен үтәү кысаларында...

    Безнең төп табигый байлыгыбыз - җир. Аңа мөнәсәбәт нинди, җавабы да шундый булачак.
    Бу җирдә эшләүчеләр өчен үзенә күрә бер закон, аны бозсаң, бәла булуын көт тә тор. Республика Президенты Р.Миңнеханов Россия реестрының ТР буенча идарәсе коллегиясендә чыгыш ясаганда җирдән максатчан файдалануны тикшерүне оештыру бурычын куйды. Президент йөкләмәсен үтәү кысаларында Россельхознадзорның ТР буенча Идарәсе язгы кыр эшләре башланганчы урыннарда тикшерү үткәрә.
    Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2011 елда Менделеевск районында 1569 гектар җирнең максатчан файдаланмавы ачыкланды. Бу җирләр Тихоново (206 га), Иске Гришкин (160 га), Турай (1100 гектардан артык) авыллары җирлекләре чикләрендә. Аерым кешеләр җир хуҗалары булып исәпләнәләр, ләкин үзләре дә ул участокны эшкәртмиләр, башкаларга да бирмиләр. Шундыйлар өчен 2002 елның 24 июлендә "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне куллану турында" 101 нче федераль закон кабул ителде. Аның нигезендә, әгәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә яки шундый җитештерү белән бәйле башка эшчәнлек өчен файдалануга җир участогына хокук бирелүгә өч яки аннан да артык ел үткәннән соң эшкәртелми икән, ул суд аша хуҗасыннан кире алынырга мөмкин. Шулай ук, әгәр дә җир участогы уңдырышлылыгын киметеп яки экологик хәлне сизелерлек пычратып, җирдән рациональ файдалану буенча законда каралган таләпләрне бозып кулланылса.
    Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларының уңдырышлылыгы сизелерлек кимү күрсәткече түбәндәге өч категориядән дә ким булмаган сан белән бигеләнә:
    - бозылган җирләр;
    - сөрү горизонтында органик матдә 15 проценттан һәм аннан да артыгракка ким булса;
    - туфракта кислота (PнkCi) 15% һәм аннан да күбрәккә кимесә;
    - селтеле туфракта селте (PнH2O) 10 процентка һәм аннан күбрәккә артса;
    - күчүче фосфор (туфракта мг/кг) 25 процентка һәм аннан күбрәккә кимесә;
    - матдәләр алмашу калие (туфракта мг/кг) 25 процентка яки аннан артыкка кимесә.
    Бу күрсәткечләр лабораторияләрдә туфрак үрнәген тикшереп ачыклана һәм алдагы еллар белән чагыштырыла. Тикшерүче органнар андый җирләрне ачыклап, кулланышка кертү бурычын үтәсә, җир хуҗасы җирнең уңдырышлылыгын киметмичә, рациональ файдаланырга тиеш. Язгы кыр эшләре башланганчы, файдаланылмаган җирләрне кулланышка кертүне тизләтү кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: