Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир өсте күпере: булырмы, юкмы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр активы белән ТИСләрның үсеш перспективлары турында сөйләште.

Әлфия Гомәровна территориаль-иҗтимагый үзидарәләренең көйле эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады. Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, бу шәһәрлеләрнең тормышын тагын да уңайлырак итү мөмкинлеген бирә. «Альфа», «Карповчы», «Химик», «Бондюг», «Посёлок» ТИСлары – гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыруда иң нәтиҗәле чараларның берсе. Җыелышларда, җыеннарда алар җирле мәгънәдәге мәсьәләләрне хәл итәләр һәм әлеге эшләргә күбрәк халыкны җәлеп итергә тырышалар.

Очрашу кысаларында ТИС вәкилләре халык сайланучысына сорау бирә алдылар. «Бондюг» ТИҮ рәисе Рәмзия Әхмәдиеваны Тын Тауның шәхси секторга күчүе борчый.

– Ул катлаулы һәм аеруча балаларга куркыныч тудыра. Янәшәдә генә сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп, «Яшьлек» яшьләр үзәге урнашкан. Бу участокта тизлекле автомобиль трассасы уза. Шәһәргә кергәндә тимер юл аша җир өсте юлы төзү мөмкин хәлме? – дип сорады Р.Әхмәдиева.

− Документлар әзерләргә һәм рәсми гариза язарга кирәк кирәк. Мәсьәләне Транспорт министрлыгы белән хәл итәргә тырышырбыз, − дип белдерде Әлфия Гомәровна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев