Җирдә туганнар көткәндә, очуы куркыныч түгел
501
0
0
Сирәк очрый торган һөнәр ияләренә багышланган рубриканы башлыйбыз. Аны "Аэрофлот" компаниясендә стюардесса булып эшләүче Эльвира Чукова ача. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша аның белән элемтәгә керде. - Эльвира, син ничек стюардесса булдың? - Балачакта кем булырга хыялланасың, дип сорасалар, һәрвакыт "стюардесса" дип җавап бирә идем. Хыялымны тормышка ашыру өчен...
Сирәк очрый торган һөнәр ияләренә багышланган рубриканы башлыйбыз. Аны "Аэрофлот" компаниясендә стюардесса булып эшләүче Эльвира Чукова ача. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша аның белән элемтәгә керде.
- Эльвира, син ничек стюардесса булдың?
- Балачакта кем булырга хыялланасың, дип сорасалар, һәрвакыт "стюардесса" дип җавап бирә идем. Хыялымны тормышка ашыру өчен тырышып чит телләр өйрәнергә керештем. Беренче мәктәптә инглиз теле дәресләре минем өчен яхшы база булды, шулай ук Балалар иҗат үзәгенә йөрдем. Аннан Чаллы педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Узган ел һөнәр сайлау мәсьәләсе алга килеп басты. Мин "Аэрофлот" компаниясенә анкетамны җибәрдем. Ике көннән әңгәмәгә чакыру килде. Билетка акчаны әти-әнием бирде. Иртәнге алтыда Мәскәүгә килеп төштем, тугызда әңгәмәгә кердем.
- Кастинг үтү кыен булдымы?
- Тышкы кыяфәт (кызларның буе 160 сантиметрдан ким булырга тиеш түгел, ә минем буем - 162 см), шулай ук чит тел белү дә бәяләнде. Үзем, мавыгуларым, кайларда булуым, белемем һ.б.лар турында сөйләвемне үтенделәр. Ике вакансиягә 60 кеше дәгъва белдерде. Азактан безне компания җитәкчелегенә күрсәтү өчен фотога төшерделәр һәм нәтиҗәләрне телефон аша хәбәр итәчәкләре турында әйттеләр. Сайлануым турында белгәч, мин бик шатландым.
- Укулар ничек үтте?
- Укулар башланганчы медицина тикшерүе үтү мәҗбүри шарт булды. Медкомиссия күрү дәрәҗәсенә аеруча таләп куя, ул бик яхшы булырга тиеш, юкса эшкә алмыйлар. Аннан ике айлык курслар башланды. Без иртәдән кичкә кадәр шөгыльләндек. Фәннәр күп: инглиз теле, очу куркынычсызлыгы, сәүдә, борттагы сервис һ.б.лар. Медицина буенча дәресләр бигрәк тә истә калды, анда безне төрле хәлләрдә үзеңне тотарга, хәтта йөкле хатынга бала тудыруда ярдәм итәргә өйрәттеләр. Аннан ике атна практика үттем, самолетта стажер буларак очтым. Йомгаклау имтиханыннан соң алга - күккә!
- Очышлар ничек үтә, шул турыда сөйләсәң иде.
- Миңа "Аэробус" семьялыгы самолетларында очарга рөхсәт бирелде, алар кыска арага - алты сәгатькә кадәр юлда очалар. Баштарак Россия буйлап очтым: Кемерово, Омск, Абакан, Сочи, Краснодар. Мисал өчен, Абаканга биш сәгать очабыз. Аннан бер тәүлек ял һәм кабат рейска. Хәзер мин нигездә Европа рейсларында эшлим: Германия, Франция, Италия, Испания, Австрия. Бер самолетка уртача 4-6 бортпроводник хезмәт күрсәтә. Коллектив нигездә яшь, әмма егерме ел стажы булган тәҗрибәле коллегалар да бар. Безнең эштә сабырлык, түземлек, коммуникабельле була белү кирәк. Һәр рейс - төрле кешеләр, күп аралашу. Телейолдызлар еш оча, алар бик аз аралаша. Күбрәк йоклап баралар. Дима Билан, Григорий Лепсны һ.б.ларны күрдем, күптән түгел Александр Ревва белән фотога төштем.
- Очу вакытында куркытмыймы? Синең эшеңә якыннарың нинди мөнәсәбәттә?
- Самолет - иң куркынычсыз транспорт төре. Бездә шулай шаярталар: бер елга авиаһәлакәтләргә караганда ава торган агачлардан күбрәк кеше үлә. Бәлки, стюардессаларга 70 көн отпуск ялы бирелү юкка түгелдер. Рейсларда булганда яраткан шәһәремне сагынам, күңел өйгә тарта, шунлыктан Менделеевскига әти-әнием янына ешрак кайтырга тырышам. Алар минем эшем шундый булуга ияләштеләр кебек инде. Ләкин һәркайсы минем өчен борчыла. Әнием яңалыклар карый һәм шунда ук миңа шалтыратып исән-саулыгымны белешә. Әтием үзем барган илләрдән символикалы футболка алып кайтуымны сорый. җирдә сине якыннарың, туганнарың яратып көтүен аңлау күңелгә рәхәтлек бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7500
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8400
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84