Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирле үзидарәгә үсешнең яңа импульсы

15 апрельдә Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Кукмара һәм Менделеевск районнарының вәкиллекле делегацияләре "Юность" район мәдәният йорты залында узган җирлек башлыклары өчен зона семинарында катнаштылар. Семинар-киңәшмәгә килүчеләрне ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Нефедов сәламләделәр. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин кунакларны...

15 апрельдә Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Кукмара һәм Менделеевск районнарының вәкиллекле делегацияләре "Юность" район мәдәният йорты залында узган җирлек башлыклары өчен зона семинарында катнаштылар.
Семинар-киңәшмәгә килүчеләрне ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Нефедов сәламләделәр. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин кунакларны Менделеевск муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды.
Җыелганнар хөкеменә җирле үзидарә органнарына халык белән эшләүдә очрашырга туры килгән актуаль проблемалар буенча 12 мәсьәлә тәкъдим ителде. Аларның һәркайсы буенча ТР ведомстволары һәм министрлыклар җитәкчеләре урынбасарлары чыгыш ясады.
ТР Президенты Департаментының эчке сәяси мәсьәләләр буенча гражданлык институты белән үзара хезмәттәшлек буенча идарә начальнигы урынбасары Марат Сәфәров җирлек башлыкларының игътибарын Татарстандагы иҗтимагый-сәяси хәлгә, милләтара һәм конфессиональ килешүне саклауга юнәлдерде.
Россия Федераль миграция службасының ТР буенча идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Вәлиуллов ТР муниципаль берәмлекләрендә РФ миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм миграция процессының актуаль мәсьәләрен яктыртты.
ТР Президентының халык мөрәҗәгате белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Килькеева бу өлкәдәге төп моментларга тукталды.
Җирле үзидарә органнарының нормалы иҗади эшчәнлеге проблемалары турында ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде.
Дәүләт статистикасы федераль службасының ТР буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары Әлфия Саматова үз чыгышында электрон хуҗалык кенәгәсе белән нәтиҗәле эшчәнлекне яктыртты.
ТР финанслар, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь мөнәсәбәтләре министрлары урынбасарлары Алла Анфимова, Айрат Шаменев, Ришат Хәбипов, Юрий Аляшев, Рөстәм Мерзакреев шәһәр төзелеше, торак, инфраструктуралар объектлары төзү, күпфатирлы йортларда, мәктәпләрдә капиталь ремонт, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, муниципаль берәмлекләрнең бюджет һәм бюджетара мөнәсәбәтләре өлкәсендәге төп юнәлешләр буенча актуаль мәсьәләләргә тукталдылар.
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Максим Трущин үз чыгышын республиканың торак пунктларын янгын куркынычсызлыгының беренчел чаралары белән тәэмин итүгә багышлады.
Икътисад, табигатьтән файдалану һәм федераль законнар өлкәсендә закончалыкны үтәүгә күзәтчелек бүлеге прокуроры Зөлфия Шакирова җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә прокурор күзәтчелеге турында мәгълүмат бирде.
Семинарның йомгаклау өлешендә җирлек башлыклары үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җавап алдылар.
- Чараның төп максаты - ТР Дәүләт власте органнары җитәкчеләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре арасында кара-каршы сөйләшүне урнаштыру, проблемалы мәсьәләләрне чишү, закон бозуны кисәтү, - дип семинарга йомгак ясады Минсәгыйт Закирович, күпсанлы кунакларны ачык йөз белән каршы алган һәм көн кадагындагы җитди темаларны тикшерү өчен шартлар тудырган район хакимиятенә рәхмәт белдереп.
Минсәгыйт Шакиров һөнәри бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан җирлек башлыкларына ихлас күңелдән котлаулар юллады.
- Җирле үзидарә көнен без 21 апрельдә билгеләп үтәбез, - диде ул.
- Озак еллар эшләвем дәверендә авыл җирлекләре башлыклары өчен укулар беренче тапкыр үтә. Без бүген үзебезне кызыксындырган сораулар буенча файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алдык. Минсәгыйт Шакировка һәм республика ведомстволары җитәкчелегенә эшкә җаваплы якын килүләре өчен рәхмәт, - дип фикерен белдерде Тихоново җирлеге башлыгы Екатерина Филатова.

Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга