Исем холыкны формалаштыра
ЗАГС бүлегендә язның беренче аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Районда 26 сабый туган, 2013 елда - 32. Җиде гаилә беренче балалары туу шатлыгын кичергән, тугыз гаилә - икенче, җиде гаилә - өченче. Өч гаилә дүртенче бала белән тулыланган. Ата-аналар нәниләренә Кирилл, Максим, Леонид, Әмир, Эмиль, Елизавета, Амалия, Әмилә, Таисия, Микаэль (кыз...
ЗАГС бүлегендә язның беренче аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Районда 26 сабый туган, 2013 елда - 32. Җиде гаилә беренче балалары туу шатлыгын кичергән, тугыз гаилә - икенче, җиде гаилә - өченче. Өч гаилә дүртенче бала белән тулыланган. Ата-аналар нәниләренә Кирилл, Максим, Леонид, Әмир, Эмиль, Елизавета, Амалия, Әмилә, Таисия, Микаэль (кыз бала) исемнәрен кушканнар.
Яз башында өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар узган елга караганда азрак: җиде пар никах рәсмиләштергән (23), аерылышучылар - тугыз (13). Үлү турында 36 таныклык бирелгән (2013 елда - 40). Бүлек мөдире Фаина Козырева билгеләп үткәнчә, менделеевлылар әти булуны ачыклау процедурасына ешрак мөрәҗәгать итәләр - 5 (9).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев