Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Исеме кайтты еллар аша

    Бөек Ватан сугышы зур булмаган Камай авылын да читләтеп узмады. Камайның 146 асыл ире яу кырында мәңгелеккә башларын салды. Исән кайтканнарын сугыш яралары, авырулар арабыздан ала торды. Без авылның соңгы ветеранын 2001 елда җирләдек. Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш тәмамланмый, диләр. Ә хәрби хәрәкәтләр урыннарындагы исемсез каберләрне саный китсәң... 2013...

    Бөек Ватан сугышы зур булмаган Камай авылын да читләтеп узмады.
    Камайның 146 асыл ире яу кырында мәңгелеккә башларын салды. Исән кайтканнарын сугыш яралары, авырулар арабыздан ала торды. Без авылның соңгы ветеранын 2001 елда җирләдек.
    Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш тәмамланмый, диләр. Ә хәрби хәрәкәтләр урыннарындагы исемсез каберләрне саный китсәң...
    2013 елның октябрендә без социаль челтәр аша түбәндәге эчтәлекле хат алдык:
    "Исәнмесез! Мин Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнәм. 2013 елның язында хәтер вахтасы барышында Смоленск өлкәсенең Демидово районы территориясендә 79 сугышчының сөякләре табылды, алар арасында Татарстанның Камай авылында туган Мулламөхәмәт Идрисов та бар. Ул 1903 елгы, сугышка Бондюг хәрби комиссариатыннан чакырылган, 1942 елның 21 октябрендә алган яраларыннан үлгән. Ихтирам белән "Патриот" эзләү отряды әгъзасы Александр Семёнов".
    Хәбәрләшүебез шуннан башланды. Чыннан да, Идрисов Мулламөхәмәт Идрисович фронттан кайтмаган, аның исеме авылдагы һәйкәлдә мәңгеләштерелгән. Без якташыбызның туганнарын эзләргә керештек.
    Мулламөхәмәт Камайның абруйлы гаиләсеннән була. Нәселләрен "кадый" дип йөртәләр. Димәк алар - шәригать кануннарын белүчеләр. М.Идрисов сугышка 1941 елда китә. Хатыны Нәфисә ике кечкенә баласы Галимә һәм Муллаян белән кала. Гаилә башлыгының үлүе турында хәбәр 1942 елда килә. Нәфисә апаның вафатына озак еллар узды, Галимә белән Муллаян да бакыйлыкка күчтеләр. Кызганычка каршы, аларның балалары юк иде.
    Камай мәктәбенең "Каен түбә" туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары Александр Семёновка шул турыда язалар. Мулламөхәмәтнең туганы Сөнгатуллина (Идрисова) Вәсимә ханымны табуларын әйтәләр.
    Александр Семёнов:
    "Ярдәмегез өчен рәхмәт. Вәсимә ханым, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, килә алмастыр. Юл да ерак. Күрсәгез, шуны җиткерегез: абыйсын Смоленск өлкәсенең Демидово районында туганнар каберлегенә җирләдек. Алар чын геройлар. Ул бәрелеш Слобода районының Шишы авылы (хәзер район да, авыл да юк) янында була. Сапёрлар, танкистлар, рядовойлар һәм командирлык составы соңгы кешегәчә сугыша. Каты яраланганнар аерым санитар медицина батальонында үлә. Яу урынына 30 минут көймәдә йөзәргә, яки 3,5 км елга, күлләр, сазлыкны үтеп барырга кирәк булганлыктан, сугышчыларның җәсәдләрен "Хәтер кыры"нда җирләдек. Хәзер аннан кеше өзелми, туганнар каберлеге тере чәчәкләргә күмелгән".
    "Каен түбә" түгәрәге әгъзалары Вәсимә Сөнгатуллина белән дә очрашалар. Ул туганы турында хәбәрне күз яшьләре аша тыңлый.
    - Мулламөхәмәт абыйның кызы Галимә исән булса, әтисенең каберенә барыр иде, - ди Вәсимә Шәймөхәммәтовна.
    Яшь буынның ватан сугышчыларының язмышларын барлавы хөрмәткә лаек. Эзләү отрядлары әгъзалары билгесез солдатлар турында мәгълүматларны бөртекләп җыялар. Без дә, "Каен түбә" түгәрәгендә туган якны өйрәнүчеләр, Камайда җирләнгән ветераннарның каберләрен тиешле тәртиптә тотарга, документларын барларга һәм архивка кертергә алындык. Бу якташларыбызның истәлекләрен мәңгеләштерүдә безнең өлешебез булачак.

    Айрат Миңнәхмәтов,
    Камай мәктәбенең тарих укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: