Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исерек баштан кеше үтергән

Менделеевск район суды карары белән М. сигез ел гомерен гомуми режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Ул исерек килеш үзе белән бергә яшәгән С.ны үтергән. Җанны өшетерлек хәл узган елның ноябрендә була. Ул көнне чираттагы күңел ачу өстәле артында утырган С. хатынын шешәдәшеннән көнләп тавыш чыгара. Яшел елан күзләрен томалап өлгергән...

Менделеевск район суды карары белән М. сигез ел гомерен гомуми режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Ул исерек килеш үзе белән бергә яшәгән С.ны үтергән.


Җанны өшетерлек хәл узган елның ноябрендә була. Ул көнне чираттагы күңел ачу өстәле артында утырган С. хатынын шешәдәшеннән көнләп тавыш чыгара. Яшел елан күзләрен томалап өлгергән компания хуҗаны тынычландырырга тырышып карый, әмма ир кемнедер ишетү хәлендә булмый инде. Төнге кунакларга таралу ягын карарга гына кала. Күзенә ак-кара күренмәгән С. нәрсәдер аңлатырга теләгән хатынга берничә мәртәбә йодрыгы белән суга. Гауга бераздан тынгач, үзенә урын таба алмаган М. утырган җирендә гырлый башлаган иргә, ташыган ачуын чыгарырга теләп, берничә мәртәбә бәргәләп, төрткәләп ала. Ләкин исерек селкенеп тә карамый. Аракы пары аңын томалаган һәм бик нык үпкәләгән М., моның белән генә чикләнәсе килмичә, кулына пычак ала. Шайтан котырттымы, рәнҗүе көчле булдымы, исерекнең түшенә, кулына чәнчи. Канлы күренештән айнып киткән М. тиз арада ашыгыч ярдәм чакырса да, С. га инде беркем дә булыша алмады. Хатын беренче сорау алу вакытында ук җинаять кылуын таный.
"Җиңел" тормыш диңгезендә йөзгән, беркайда да эшләмәгән, гаиләсез калган, инде моңа кадәр дә җәзага тартылган М.ның көймәсе ныклап комга терәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X