Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Исерек" җинаятьчелек дәрәҗәсе үсүен дәвам итә

Район башлыгы Игорь Привалов катнашында яңа елдагы беренче Координацион совет 10 февральдә булды һәм 2013 елда хокук саклау органнарының эш йомгакларына багышланды. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов билгеләп киткәнчә, үткәрелгән профилактик чаралар нигезендә җинаятьчелек 418дән 358гә кимеде, 2012 ел белән чагыштырганда 15%ка. Аның сүзләренчә, аеруча авыр җинаятьләр икеләтә ким теркәлгән -...

Район башлыгы Игорь Привалов катнашында яңа елдагы беренче Координацион совет 10 февральдә булды һәм 2013 елда хокук саклау органнарының эш йомгакларына багышланды.
Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов билгеләп киткәнчә, үткәрелгән профилактик чаралар нигезендә җинаятьчелек 418дән 358гә кимеде, 2012 ел белән чагыштырганда 15%ка.
Аның сүзләренчә, аеруча авыр җинаятьләр икеләтә ким теркәлгән - 14, авырлары 11 %ка кимегән, үтерүләр - 5тән бергә. Элеккеге дәрәҗәдә: сәламәтлеккә авыр зыян салу - 6, һөҗүм итүләр - 2, талаулар - 13.
- Ләкин, - диде ул, - көчләү (0дән 4кә), транспорт средствосын куып алып китү (7дән 14кә), наркотикларның законсыз әйләнеше (8дән 13кә) белән бәйле җинаятьләр артты.
2012 ел белән чагыштырганда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе кимеде, 93,8% (2012 елның шул чорында - 96,7%, ТР буенча - 63,3%). 123 урлау кылынган, яртысыннан кимрәге ачыкланган.
Прокурор ассызыклаганча, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр санын 27дән 7гә кадәр киметүгә ирешелде. Ул кыңгыр гамәлләр кылган үсмерләргә карата тәэсир итүнең иң нәтиҗәле чаралары дип аларны вакытлыча тоту үзәгенә һәм укыту һәм кабат тәрбияләү өчен ябык типтагы укыту-тәрбия учреждениесенә җибәрүне атады.
- 2013 елда ике үсмер Үзәккә җибәрелде, - диде Айрат Фәритович.
Айрат Галимәрдәнов иң кискен проблемаларның берсе дип алкоголизмны исәпли:
- Исереклек хәлендә нигездә законга каршы гамәлләр кылына. "Исерек" җинаятьчелек дәрәҗәсе 2012 ел белән чагыштырганда 96дан 111гә артты, яки 10,3%ка. Мондый җинаятьләр кыңгыр эшләрнең гомуми саныннан 40 %тан артык тәшкил итә.
Үсешне элек хөкем ителгәннәр (153тән 170кә кадәр) һәм юл-транспорт һәлакәтләре бирә.
- 2013 елда район юлларында 29 авария булган, аларда 13 кеше үлгән, 47 кеше яраланган. Бу проблема буенча аерым координацион киңәшмә булачак, - дип кисәтте Айрат Фәритович.
Район объектларының террорга каршы сакланганлыгы турында Россия ЭЭМ Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков мәгълүмат бирде.
Район территориясендә 11 югары игътибар объекты, биш - тормыш тәэмин итүче, ике - аеруча мөһим, кешеләр күп җыела торган өч объект бар. Болар - химик предприятиеләр, "Прикамнефть" идарәсе, котельныйлар, "Тойма-2" подстанциясе, суалгыч, биологик чистарту корылмалары, үзәк больница, профилакторий, "Ижминводы" санаторие һәм башкалар.
Комиссия тикшерүе ачыклаганча, барлык объектлар да җитәрлек дәрәҗәдә сакланмый, шул исәптән мәгариф учреждениеләре дә.
- Җитәкчеләр җитешсезлекләрне бетерү сроклары билгеләнгән күрсәтмәләр алды. Ләкин кайберләре, акча җитмәүне сәбәп итеп, әлегәчә ашыкмый, - дип борчылуын белдерде Геннадий Сушков һәм "Куркынычсыз шәһәр" программасының бер генә пункты да үтәлмәвен ассызыклады.
- Вакыт куркынычсызлыкны булдыруга җитди кертемнәр таләп итә, - дип йомгаклады ул.
Россия Федераль куркынычсызлык идарәсенең ТР буенча Алабуга шәһәрендәге дислокация белән Яр Чаллы 5 нче бүлекчәсе начальнигы Алексей Неволин экстремизм һәм терроризмга каршы чаралар күрү тәкъдимен әйтте.
- Җирлек терри-ториясендәге барлык буш өйләр, дини учреж-дениеләр контрольгә алынырга тиеш. Ваклыклар юк, нигезле уяулык кирәк, - дип кисәтте ул.
Координацион киңәшмә нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.

Лариса Кривилева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Координацион совет

2
X