Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ишегалды күркәм булсын

Ориничевлар һәм Черкашиннар гаиләләре тырышлыгы белән Юбилейная урамының 5 нче йорты ишегалды чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр төрлелеге белән гаҗәпләндерә. Ориничевлар әниләре Снежана Михайловна җитәкчелегендә подъездлары янында чәчәкләрне беренче елын гына утыртмыйлар. - Аларны җәй буе Олеся тәрбияли, - дип сөйлиләр күршеләре. Кыз 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында укый, БИҮнең...

Ориничевлар һәм Черкашиннар гаиләләре тырышлыгы белән Юбилейная урамының 5 нче йорты ишегалды чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр төрлелеге белән гаҗәпләндерә.

Ориничевлар әниләре Снежана Михайловна җитәкчелегендә подъездлары янында чәчәкләрне беренче елын гына утыртмыйлар.
- Аларны җәй буе Олеся тәрбияли, - дип сөйлиләр күршеләре.
Кыз 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында укый, БИҮнең иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнә. Гаиләләрендә чәчәкләргә мәхәббәт нәселдән килә. Әбиләре Татьяна Александровнаның кайчандыр дача участогында гладиолусларның 50дән артык сорты үскән. "Бәхетле буласың килсә, чәчәкләр үстер", - гаилә әгъзалары шул принципка таяналар.
Олесяның энекәше - беренче сыйныф укучысы Данил да апасыннан калышмый. Аңа йөнтәс бәрхет чәчәкләре ошый. Болардан тыш Ориничевларның газонында төрле төстәге петуньялар, астралар чәчәк ата.
Черкашиннар гаиләсе бу йортка күптән түгел генә күченгән. Һәм быел яз көне тәрәзә төпләрендә газон булдырганнар. Надежда Николаевна һәм Егор Семенович бу эшкә иҗади якын килгәннәр. Һәм хәзер, алтын көз мәлендә, аларның клумбасындагы газон үләнен күптөрле чәчәкләр тулыландыра.
Оныклары - 7 нче балалар бакчасы шәкертләре Кристина һәм Оля да әбисенең һәм бабасының чәчәкләргә мәхәббәтен уртаклашалар һәм аларның сакчыллыгын кайгырталар.
Ориничевлар һәм Черкашиннар инициативасын башка подъездларда яшәүчеләр дә хупларга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ишегалды књркђм булсын

2
X