Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ишегалды” программасы гамәлгә керәчәк

Йорт комитетлары рәисләренең район башлыгы Игорь Привалов белән очрашуында коммуналь түләүләрне җыю, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, юллар һәм тротуарларны ремонтлау кебек актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роберт Гаффаров узган очрашудагы контроль темаларның үтәлеше турында мәгълүмат бирде, алар арасында - тәүлеклек кафе эшчәнлеге, шәһәр аллеяларына патруль, үлән чабу, агачларны...

Йорт комитетлары рәисләренең район башлыгы Игорь Привалов белән очрашуында коммуналь түләүләрне җыю, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, юллар һәм тротуарларны ремонтлау кебек актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роберт Гаффаров узган очрашудагы контроль темаларның үтәлеше турында мәгълүмат бирде, алар арасында - тәүлеклек кафе эшчәнлеге, шәһәр аллеяларына патруль, үлән чабу, агачларны кисү.
- Сораулар халык тәкъдимнәрен искә алып формалаша, йорт комитетлары рәисләре йорт хуҗалары һәм тиешле службалар арасында бәйләүче звено булырга тиеш, - диде Игорь Привалов. - Контрольдәге мәсьәләләрнең бер өлеше үтәлде, агачларны кисү график буенча алып барыла, җәмәгать урыннарында кизү системалы башкарыла.
Йорт комитетлары рәисләре сорауларына җавап биреп, беренче җитәкче район үсеше һәм төзекләндерү планнары турында сөйләде.
- Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, хәзер исемлекләре төзелә. Республика программасы буенча универсаль мәйданчыклар сафка басачак. Тиздән Тукай урамының 4, 6, Чоловский урамының 2 нче йорты ишегалдында уен һәм спорт комплекслары барлыкка киләчәк.
Перспективада шулай ук язгы ташу вакытында боз тыгылуны булдырмас өчен Тойма елгасы участогын турайту, күперне яктырту, кече күперләрне ремонтлау.
- 2015 елдан "Ишегалды" программасы гамәлгә керәчәк, - дип дәвам итте Игорь Анатольевич. - Аның кысаларында парковка өчен аерым урыннар каралачак, ишегалды территорияләре төзекләндереләчәк, комлыклар белән җиһазланачак. Инде уңай мисаллар да бар: кайбер йорт комитетлары рәисләре үз территорияләрендә яшәүчеләрне оештыра алдылар, бергәләп түтәлләр ясап, чәчәкләр утырттылар, аларны тәрбиялиләр. Һәм мондый матурлык күзләрне иркәли.
Очрашу ахырында йорт комитетлары рәисләренең менделеевлыларның теләк-ләрен исәпкә алган сораулары беркетмәгә теркәлде: Пионерская урамындагы 4 нче йортка агымдагы ремонт, Чоловский урамындагы, профилакторийдан 7 нче балалар бакчасына кадәр юл участокларын, 3 нче мәктәп районындагы тротуарны төзекләндерү һ.б.лар.
Рәхилә Мирзаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль