Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ишегалларында яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде

    Тукай урамындагы 3 нче йорт ишегалды иганәче - "Менделеевсказот" ҖЧҖ көче белән яңа уен элементларына баеды. Беренче кичтә үк биредә әти-әниләре белән бик күп бала-чага җыелды. Малайлар һәм кызлар таучыкларда һәм баскычларда йөрделәр. - Ниһаять безнең ишегалдында да уңайлы балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Тимер элементлар 90 нчы еллар башында ук...

    Тукай урамындагы 3 нче йорт ишегалды иганәче - "Менделеевсказот" ҖЧҖ көче белән яңа уен элементларына баеды.


    Беренче кичтә үк биредә әти-әниләре белән бик күп бала-чага җыелды. Малайлар һәм кызлар таучыкларда һәм баскычларда йөрделәр.
    - Ниһаять безнең ишегалдында да уңайлы балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Тимер элементлар 90 нчы еллар башында ук урнаштырылган иде, - ди йортта яшәүче Марина Игнатьева.
    Тукай урамының 7 нче йорты ишегалдында да мәйданчык яңартылды. Юбилейная, Чоловский урамнарындагы ишегалларын уен элементлары белән тулыландыру планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: