Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искә алу митингы

Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләрен искә алу митингы хокук саклаучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан обелиск янында булды. Аны бүлек начальнигы Айбулат Юнысов ачты. - Һәлак булган милиционерлар Михаил Волков, Ринат Гарифуллин, Сергей Дёмин мәңгегә безнең сафта калырлар. Безнең изгелек һәм гаделлек хакына башларын салган коллегаларыбызны һәм аларның батырлыгын онытырга...

Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләрен искә алу митингы хокук саклаучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан обелиск янында булды.
Аны бүлек начальнигы Айбулат Юнысов ачты.
- Һәлак булган милиционерлар Михаил Волков, Ринат Гарифуллин, Сергей Дёмин мәңгегә безнең сафта калырлар. Безнең изгелек һәм гаделлек хакына башларын салган коллегаларыбызны һәм аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, - диде ул.
Һәлак булганнарның хезмәттәшләре һәм туганнары аларның гомерен өзгән фаҗигале вакыйганы бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискка венок һәм чәчәкләр салдылар. Хезмәт ветераны, Ринат Гарифуллинның әнисе Зәйнәп Шәехова эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә һәм шәхси составка һәйкәлгә сакчыл мөнәсәбәтләре, яшь буынны егетләр батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеев Менделеевск яналыклары милиция хезмэткэрлэрен искђ алу митингы