Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Иске, әмма күңелгә якын

    Газетабызның 17 июльдән 54 нче санында басылып чыккан "Мунчаны кем төзегән?" исемле язма укучыларда кызыксыну тудырды. Анда без халык телендә "иске" дип йөртелә торган 2 нче мунча тарихы турында менделеевлыларның фикерләре белән уртаклашуларын үтенгән идек. Беренче булып хезмәт ветераны Наилә апа Гобәйдуллина үз фикерен белдерде. Ул телефон аша мунчаның 30...

    Газетабызның 17 июльдән 54 нче санында басылып чыккан "Мунчаны кем төзегән?" исемле язма укучыларда кызыксыну тудырды. Анда без халык телендә "иске" дип йөртелә торган 2 нче мунча тарихы турында менделеевлыларның фикерләре белән уртаклашуларын үтенгән идек.
    Беренче булып хезмәт ветераны Наилә апа Гобәйдуллина үз фикерен белдерде. Ул телефон аша мунчаның 30 нчы елларда төзелүе турында хәбәр итте.
    - Бу чорда минем абыем Гариф Моратхуҗин Карпов исемендәге химия заводының хуҗалык часте мөдире булды. Мунча төзелеше дә шул вакытта башланды.
    Иске мунча турында язма укыгач, Бондюгта туып-үскән кыз Роза апа Галиуллина да үз карашын белдерми кала алмады.
    - Бу безнең мунча бит. Сугыш елларында эшләде ул, мин ышанып әйтә алам. Без мунчадан ерак түгел баракларда - "куян-номерларында" яшәдек. Хәтерлим, әнием безне чанага утыртып шунда юындырырга алып бара иде. Миңа озакламый 77 яшь була, сугыш башланганда нибары өч яшь иде.
    Хезмәт ветераны Николай Ушков иске мунчаның Ушков төзелешләренә катнашы юк дигән фикердә.
    - Ушков чорында заводлылар өчен төзелгән мунча силикат цехыннан астарак урнашты, анда сукмак буйлап барасы, Тойма елгасы аша күпер бар иде. Ул мунчаның җимерелүдән калган стенасын хәтерлим. 1917 елда энергия цехы төзелде, - дип сөйли Николай Павлович - аның бинасында да бу дата күрсәтелгән иде. Мунчаны шул цех белән рәттән салу кулайрак булгандыр дип, уйлыйм. Өлкән яшьтәгеләр сөйләвенчә, мунча 30 нчы елларда эшләгән дияргә нигез бар.
    Мунча бинасында кайчандыр Ушковларның ат сарае булган дигән фикер дә дөрескә туры килми, мин икеләнәм, чөнки ат сарае фонталь номерлары янында урнашкан иде.
    Бөек Ватан сугышында катнашкан Борис Портнов әнисе Татьяна Васильевна химия заводы хезмәткәре буларак, 1937 елда мунча төзелешендә катнашкан дип саный.
    - Мин төзелеш барганны хәтерлим, - ди Борис Васильевич - без егетләр белән Тоймага су коенырга йөргәндә атлар һәм полуторкалар (1,5 т машина) таш ташыганны күрә идек. Башта аның бер бүлеме төзелде, ул чәршәмбе - хатын-кызлар һәм пәнҗешәмбе ирләр өчен эшләде. Пар энергия цехыннан, ә су Тоймадан алына иде.
    Мунча хуҗалыгының сугыш елларындагы үзенчәлекле миссиясе турында безгә санитария-эпидемиология службасы ветераны Мәрдитҗә Гатаулловна Төхвәтуллина сөйләде.
    - 1942 елда, безне яшь кызларны Казанга дезинфекторлар курсына җибәрделәр. Укып кайтканнан соң хәрби исәпкә алдылар, кече лейтенант званиесе бирделәр. Мунча безнең өчен эш урынына әйләнде, чөнки анда сакүткәргеч булды. Ул вакытта ике бүлек - чәчтарашханә һәм дезинфекция камералары эшләде, анда тиф, чесотка һ.б. авырулардан эшкәртү үткәрелде. Посёлок участокларга бүленгән, һәм аерым бер көнне һәр кешене төрле инфекция таралмасын өчен мунчага йөрергә мәҗбүр иттеләр.
    Карпов исемендәге химия заводының ветераннар советы рәисе Роза Әхмәтовна Галеева искә ала:
    - Ул вакытта алдан тикшермичә халыкны мунчага кертмәделәр. Тән тиресен, башын тикшерделәр, кирәк булганда махсус эретмә белән эшкәрттеләр, аннан соң душ кермичә гомуми бүлеккә үткәрмәделәр. Тимгелле тифны кисәтү өчен, киемнәрнең дә бетләрен тикшерделәр. Урын-җир әйберләре һәм киемгә югары температурада эшкәртү үткәрделәр. Өлкән яшьтәгеләрнең ул чорда ничек яшәгәнен яшьләр белсен өчен бу турыда язу бик кирәк.
    Лидия Ивановна Куликова 1949 елда мунчага кассир булып килгәндә, анда санпропускник булмый, ул гадәти режимда эшли.
    - Ул вакытта Анна Петровна Лысова - мөдир, Татьяна Балобанова - контролёр, Ольга Асанова мунчачы булды. Торак-коммуналь бүлекне Анна Сергеевна Сорожкина җитәкләде, - дип искә ала Лидия Ивановна.
    Аның хезмәт кенәгәсендә: торак-коммуналь бүлеккә кассир итеп алырга, - дип язылган. Һәм ул анда 1954 елга кадәр эшли.
    Бу фотографияне редакциягә Роза Галеева алып килде. Аның әнисе Мостабширә Шәйхетдинова гомере буена мунчада эшләгән. 15 яшьлек ятим кызның укырга мөмкинлеге булмый. Эшкә урнашу да ул елларда катлаулы. Кыз кадрлар бүлегенә эш сорап килә, аны мунчаның кер юу бүлегенә моторист итеп билгелиләр. Мостабширә Төхвәтовна бу өлкәдә 40 ел эшли. 1 нче мунча мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә һәм иске мунчада эшләгән елларын якты хатирәләр белән искә ала. Коллектив бик тату була. Дүшәмбе көнне бүлекләрне җыештыру оештырыла. Бу көнне хезмәткәрләр өйләреннән сый-нигъмәт алып киләләр, уртак табын әзерлиләр. Халык мунчага бик яратып йөри . Бондюглылар бүлекләргә, душ кына түгел, ваннасы да булган номерларга юынырга йөриләр, кәрҗин тулы керләрен юарга алып киләләр. Заводның 100 еллыгына багышланган чарада мунча хезмәткәрләре бүләккә лаек була.
    "Мунча" тарихын эзләү дәвам итә. Элеккечә без берничә буынга хезмәт иткән шәһәр инфраструктурасының үзенчәлекле объекты тормышыннан кызыклы фактлар, мәгълүмат һәм документлар, бондюглы-менделеевлыларның истәлекләрен, хатирәләрен җыябыз. Анда зур начальник, депутат һәм банкирларны очратмыйсың. Элек-электән иске мунчага гади, әйтергә кирәк, бай булмаган кешеләр йөрде. Алар бирегә парланырга гына түгел, соңгы яңалыкларны белергә һәм белдекле кыяфәт белән сәясәт турында фикер алышырга киләләр. Иң мөһиме - күңелне ял иттерү, соңгы вакытта күпләребезгә эшләргә һәм яшәргә туры килгән киеренкелекне киметү, барлык үпкә-борчуларны юып төшерү, алдагы атнага яшәү өчен энергия алу.
    Бу күзлектән караганда мунча коммуналь объект кына түгел, ул тарихи, мәдәни һәм медицина өлкәсендә әһәмияткә ия.
    Ольга Смолькова

    Рәсемдә: 60 еллар азагында мунча хезмәткәрләре Мөстабширә Шәйхетдинова-уңнан беренче.

    Туган якны өйрәнүче аңлатмасы

    Виктор Николаевич Соловьёв:
    - Документлар ярдәмендә расланмый торып, без бу мунчаның төзелү вакытын фаразлый да алмыйбыз. Казан архивлары документлары, Татарстан, шул исәптән "Бондюжский рабочий" газеталары (аларның берничә данәсе ТР Милли китапханәсендә, Казан университетының милли китапханәсендә, республиканың китаплар палатасында саклана) документаль чыганак була ала.
    Хуҗалык эшләре барышы, шул исәптән мунча эшчәнлеге тикшерелгән Бондюг район һәм посёлок советлары сессияләре беркетмәләре кызыклы чыганак булырга мөмкин. Андый документлар район архивында бар. Әлбәттә, химия заводы буенча приказлар, боерыклар, Бондюг эшчеләр посёлогының барлык коммуналь инфраструктурасы шул предприятие карамагында булган.
    Әгәр Совет чорында халыкка билгеле булган мәгълүматны бергә тупласак, шул нәрсә ачыклана.
    Эшче посёлокны купец-заводчы Ушковлар предприятиесе тирәсендә кинәйтү турында положение 1917 елның 31 маеннан "П.К.Ушков һәм К0 химия заводлары иптәшлеген национальләштерү турында" карарда теркәлгән. Объектив сәбәпләр (гражданнар сугышы, совет хөкүмәте структураларын булдыру һ.б.лар) нәтиҗәсендә торак-коммуналь объектлар төзү тиз генә башланмый.
    1920 елда 1000 йорт төзү турында план кабул итәләр. Шуларның җидесен ремонт-механика цехы артында төзиләр, урамны бондюг заводы директоры хөрмәтенә Г.Якобсон урамы дип атыйлар. Шул урамда җитештерү объектларының берсендә Тойма елгасы буенда мунча ачалар, ул 1950 елларда да эшли.Аннан соңгы елларда торак йортларны Тойма елгасының уң ягында төзиләр. 1921 елда торак белән бергә кою (литейка) посёлогында балалар бакчасы һәм китапханә төзиләр.
    Бондюг заводының элеккеге хуҗалары Ушковлар усадьбасы янында күпләп торак төзелә, һәм 1924 елның җәендә усадьбаның төп йорты 60 койка урынлы больницага бирелә.
    Завод үсеше перспективаларын исәпкә алып, 1928 елда посёлок административ берәмлек статусы ала. Шәһәр тибындагы Бондюг эшчеләр посёлогы генплан буенча Кама ягына таба төзелә башлый. 1935 елда ул ТАССР Бондюг районы үзәгенә әйләнә.
    1930 елда район үзәгендә Совет шәһәренә хас булган объектлар төзелә: стадион, мунча, кунакханә, базар, кибетләр, пекарня, мәдәният йорты, Пионерлар йорты, Ленин һәйкәле һ.б.лар.
    Мунчаларны гадәттә сулык янында төзиләр, мисал өчен Кокшанда мунча буа янында төзелә, ул шулай атала да. Бу гасырлык традициядән бондюглылар да читләшми. Су бушлай, экологик чиста була. Төзелеш урыны Кызыл сайлык дип атала, ул балаларның яраткан су керү урыны була. Монда энергия каналы башлана, ул энергия станциясен һәм иске завод мәйданчыгы цехларын су белән тәэмин итә. Аның өчен гражданнар сугышы вакытында дошманга каршы соңгы көчкә кадәр көрәш барган. Энергия каналы аша агач күпер заводның 100 еллыгына тимер бетонга алмаштырыла. Ә мунчага суүткәргеч аша су килә башлый.
    Элек бу бина Ушков атларына хезмәт иткән дигән уйдырма бәлки аның төзелеш үзенчәлеге, өлешчә алганда гөмбәзле түшәме булганга барлыкка килгәндер. Шуңа да карамастан, Ушковларның ат сарае агачтан булуы билгеле. Алар хәзерге туган якны өйрәнү музее тирәсендә урнашкан була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: