Иске Яңа елда Мария Соловьёва 95 яшен билгеләде
Менделеевскида яшәүче хезмәт ветеранын 95 яшьлек юбилее белән хакимият вәкилләре, туганннары һәм якыннары котлады.
Район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, Социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева Мария Ильиничнага җылы тәбрикләү сүзләре юлладылар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәүләрен теләделәр, котлау открыткалары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбилярның истәлекле көнендә аның янәшәсендә кызлары Светлана һәм Надежда, оныгы Наталья һәм оныкчыгы Яна булды.
– Сугыш елларында әни колхозда эшләде, тыныч тормышта – төзелештә. Ул безне хезмәт сөяргә, җаваплылыкка, булганнан канәгать булырга өйрәтте. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез, озак яшәвен телибез, – диләр кызлары.
М. Соловьёва үз гаиләсе белән горурлана, аның 3 баласы, 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев