Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә

Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.

Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.

Ислам ипотекасының асылы нидә?

ПАО «АК БАРС» БАНК «Ислам ипотекасы» дип аталган яңа проект башлады. Аның нигезендә кредит һәм бурычка акча биру түгел, ә сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алу тора.

Ислам ипотекасы буенча фатир алуда өч як катнаша: клиент, ПАО «АК БАРС» БАНК һәм ООО «Ипотечный партнер».

Бу яңа продуктның асылы нидә?

· ПАО «АК БАРС» БАНК клиентлардан гаризаны кабул итә һәм клиент тапшырган документларны тикшерә;

· ООО «Ипотечный партнер», клиент сайлап алган фатирны үзенә сатып ала һәм аны клиентка өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сата.

· Фатирга өстәмә бәя шәхси рәвештә билгеләнә һәм бу килешү срогына, беренчел кертем күләменә һәм башка сәбәпләргә бәйле була.

ПАО «АК БАРС» БАНКның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев сүзләренчә, «Ислам ипотекасында клиент өчен фатир бәясе, килешү срогы беткәнче үзгәрешсез кала.

Шулай ук килешүдә комиссияләр дә, иминиятләштерү, пеня һәм бәя үзгәрү дә тыелган».

Ислам ипотекасы буенча әлегә Казанда һәм Уфада фатир алырга мөмкин.

Ислам ипотекасы үзенчәлекләре

Ислам ипотекасының бәхәссез өстенлекләре бар:

1. Әлеге продукт тулысынча Шәригать кануннарына туры килә;

2. Килешүдә күрсәтелгән фатир бәясе килешү срогы тәмамланганчы үзгәрми;

3. Соңга калып түләгән очракта пеня исәпләнми. Шәригать кануннары буенча бурычтан ниндидер табыш алу тыелган, шуңа күрә соңга калып түләгәндә пеня исәпләнмәячәк. Бары тик торак сату-алу турындагы килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түләргә кирәк.

4. Иминиятләштерү катгый тыелган.

5. Минималь беренчел кертем. Ислам ипотекасын рәсмиләштерү өчен торак бәясеннән 10 процент күләмендә беренчел кертем бирү дә җитә.

Ислам ипотекасын нинди шартларда рәсмиләштерергә була:

Беренчел кертем 10 проценттан 80 процентка кадәр була ала;

Финанслау вакыты 1-30 елны тәшкил итә;

Сатып алуның минималь суммасы 500 000 сум;

Сатып алуның максималь суммасы бәяләгәннән соң ачыклана;

Фатирны сату хокуклары ООО «Ипотечный партнер» карамагында;

Вакытыннан алдан түләп бетерү мөмкинлеге бар.

Күчемсез милеккә таләпләр: фатир Казан яки Уфа шәһәрләрендә булырга тиеш. Йортның 1960 елдан соң төзелгән

булуы шарт, шулай ук бүлмә подвалда яки барак һәм агач йортларда урнашмаска тиеш.

Ислам ипотекасын алу өчен кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

Ислам ипотекасын мөселманнар гына рәсмиләштерә ала, дигән шарт юк. Банк таләпләренә туры килгән һәр гражданин гариза бирә ала.

Килешү төзегәндә гражданинга 18 яшь тулган булырга тиеш;

· Килешү вакыты тәмамланганда 70 яшь тулмаган булырга тиеш;

· Россия Федерациясе гражданины;

· Россия территориясендә даими яки вакытлы теркәлү;

· Соңгы эш урынында хезмәт стажы кимендә 3 ай булырга, ә шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге кимендә 12 ай алып барылырга тиеш.

Әгәр өлешләп түләүне берничә сатып алучы рәсмиләштерә икән, аларның һәрберсе шушы таләпләргә туры килергә тиеш.

Ислам ипотекасы ничек эшли?

Клиент ПАО «АК БАРС» БАНКка гариза тапшыра.

1. Банк клиент биргән документларны тикшерә һәм Ислам Ипотекасын биру турында карар кабул итә.

2. Клиент ООО «Ипотечный партнер» оешмасының исәп-хисап счетына беренчел түләүне күчерә.

3. ООО «Ипотечный партнер» клиент сайлап алган фатирны сатучыдан сатып ала.

4. ООО «Ипотечный партнер» сатып алынган фатирны өстәмә бәя белән һәм кичектереп түләү шарты белән сату-алу килешү буенча клиентка сата.

Клиент сатып алганнан соң ук торакның хуҗасы була, ә фатирны сату хокуклары ООО «Ипотечный партнер» оешмасы

карамагында була. Сатып алучы айлык түләүләрне график буенча ООО «Ипотечный партнер» оешмасына түләп бара.

Әгәр түләү вакыты узып киткән икән, бурычларны түләттерү идарәсе эшли башлый. Банкка әҗәтләрне коллекторларга һәм бурычларны түләттерү буенча башка оешмаларга тапшыру катгый тыелган.

 

Ислам ипотекасына гаризаны ничек бирергә? 1. Гаризаны онлайн рәвештә яки ПАО «АК БАРС» БАНК бүлекчәләрендә тапшырырга була. Адреслары:

Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 нче йорт.

Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 134/1 йорт.

2. Гаризада күрсәтелергә тиешле мәгълүмат:

Исем-фамилия, телефон номеры, шәһәр, торак бәясе, беренчел взнос күләме, финанслау вакыты.

3. Белгечнең шалтыратканын көтегез.

Банк хезмәткәре консультация бирә һәм сорауларыгызга җавап кайтарачак.

 

«ПАО «АК БАРС» БАНК
Генеральная лицензия на осуществление банковских операций со средствами в рублях и в иностранной валюте ЦБ РФ номер 2590 от 12/08/2015».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев