Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитез спортчылар

"Сатори" үсмерләр-яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр "Без - булачак солдатлар" бәйгесендә катнаштылар. Чараны алып баручылар Наталья Минебаева, Эмиль Назаров һәм Регина Журина балалар өчен хәрби-патриотик уен әзерләделәр. Алар, "Ак Барс" һәм "Титан" командаларына бүленеп, Айнур Бадаев һәм Илья Тимеркәевны командир итеп билгеләделәр. "Снайпер", "Ныклы егетләр", "Щи һәм ботка", "Солдат формасы", "Идәннән иң...

"Сатори" үсмерләр-яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр "Без - булачак солдатлар" бәйгесендә катнаштылар.
Чараны алып баручылар Наталья Минебаева, Эмиль Назаров һәм Регина Журина балалар өчен хәрби-патриотик уен әзерләделәр. Алар, "Ак Барс" һәм "Титан" командаларына бүленеп, Айнур Бадаев һәм Илья Тимеркәевны командир итеп билгеләделәр. "Снайпер", "Ныклы егетләр", "Щи һәм ботка", "Солдат формасы", "Идәннән иң оста этелү" конкурслары йомгаклары буенча кыю һәм җитез спортчылар ачыкланды. Кирилл Миңнеәхмәтов һәм Данил Шишкин Калашников автоматын сүтеп-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Илья Переин, Артур Зиннуров, Данил Хавандеев, Руслан Зиннуров серле хатларның асылына тиз төшенделәр, кулинарлык һәм бию осталыкларын күрсәттеләр. Командалар барлык биремнәрне дә бердәм һәм тиз үтәделәр.
Чикләнгән контингент гаскәрләренең өлкән сержанты, Әфганстан ветераннары һәм инвалидлары Союзы рәисе Сергей Поспелов, өлкән сержант Николай Разживин ярышларның баш судьялары, "Сатори" һәм "Патриот" клублары директорлары Лилия Богатова һәм Андрей Шарашкин жюри әгъзалары булдылар.
"Тапкыр һәм зирәк" номинациясендә Арсений Лесничук җиңү яулады, Айнур Бадаев - "Иң көчле", Артур Нурисламов "Чын солдат" дип танылдылар, аларга медальләр тапшырылды.
Барлык катнашучылар грамоталар һәм татлы призлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Сатори" клубы