Иҗтимагый совет эшендә нинди үзгәрешләр булачак
Муниципалитетта Иҗтимагый советның агымдагы елда беренче утырышы булды. Анда оешманың яңа әгъзалары тәкъдим ителде.
Утырышта Валерий Чершинцев 2020 елга бурычлар билгеләде. Иҗтимагый Совет составының алышынуын ул теләкләре булган кешеләргә төрле өлкәләрдә эшләп карау мөмкинлеге тудыру белән аңлатты, аеруча яшьләргә. Шуның өчен Иҗтимагый советның яңа составына шәһәрнең актив кешеләре, ветераннар Советы вәкилләре һәм пенсионерлар, шулай ук яшьләр керде.
– Агымдагы елда ешрак җыелырга тырышачакбыз, халыкның барлык социаль мөһим мәсьәләләреннән хәбәрдар булу өчен утырышларны аена бер мәртәбә үткәрергә кирәк, – дип аңлатма бирде доклад белән чыгыш ясаганда рәис Марат Зарипов.
Утырышларда сәламәтлек саклау, инвалидлар җәмгыяте, мәгариф юнәлеше эшчәнлекләре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү мәсьәләләре тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев