Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Җитмеш сигездә дә Интернетта

    Шушы көннәрдә 4 нче мәктәптә 30 укучы чыгарылды. Дөрес, мәктәпкә йөрүче түгел, өченче буын университетын тәмамлаучы. Математика һәм информатика укытучысы Татьяна Гришинаның бу бишенче чыгарылышы. - Бездә барысы да мәктәптәге кебек, - дип сөйли Татьяна Владимировна, - һәр көнне дәресләр һәм өй эше, билгеләр генә куелмый. Төркемнәрдә 15 шәр кеше,...

    Шушы көннәрдә 4 нче мәктәптә 30 укучы чыгарылды. Дөрес, мәктәпкә йөрүче түгел, өченче буын университетын тәмамлаучы.
    Математика һәм информатика укытучысы Татьяна Гришинаның бу бишенче чыгарылышы.
    - Бездә барысы да мәктәптәге кебек, - дип сөйли Татьяна Владимировна, - һәр көнне дәресләр һәм өй эше, билгеләр генә куелмый. Төркемнәрдә 15 шәр кеше, шөгыльләр дүшәмбедән җомгага кадәр уза, курсларга барлыгы 72 сәгать бирелгән.
    Иң өлкән, шул ук вакытта иң тырыш укучыларның берсе - 78 яшьлек Николай Васильевич Лобанов. Ул, яшенә карамастан, компьютер грамотасы нечкәлекләрен зур канәгатьлек белән өйрәнә.
    - Җыйган пенсия акчасына компьютер, махсус әдәбият алдым, - ди горурлык белән Николай Васильевич. - Курсларга язылырга Украинада яшәүче оныгым Аня тәкъдим итте. Аның белән электрон почтада язышам. Ә полкташым Мансур белән скайптан сөйләшәм. Төрле шәһәрләрдә, хәтта илләрдә яшәп тә, кеше белән сөйләшү генә түгел, аны күрү дә кызык.
    Шөгыльләргә күпьеллык педагогик стажы булган Валентина Леонидовна Гутян да йөри.
    - Пенсиягә чыккач, балалар һәм оныкларымның кызыксынуларын яхшырак аңлар өчен, белемемне арттырырга ниятләдем. Бүген безнең соңгы дәрес. Укытучыбыз Татьяна Владимировнаның (аңа бары тик шулай дип эндәшәбез) тырышлыгы белән күп нәрсәләргә өйрәндек. Компьютер яңа мөмкинлекләр ача. Хәзер Интернетта кирәкле мәгълүматны табу, туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән язышу миңа кыенлык тудырмый. Киләчәктә өйдән чыкмыйча гына хезмәтләргә түләүне планлаштырам.
    Мәшгульлек үзәгендә хәбәр итүләренчә, компьютер үзләштерергә һәм заман белән бергә атларга теләүче пенсионерлар саны елдан-ел арта.
    Вәсилә Мортазина
    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: