Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Җитмешенче еллар репортеры...

    Шушы көннәрдә якташыбыз Борис Андреевич Черняевка 85 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һаман да көр күңелле, көчле дәртле. Заманча төшенчә белән әйтсәк, ул "җитмешенче еллар репортеры..." Калининградта хәрби хезмәттә булганда, үсмер егет клуб директоры һәм киномеханик була. Аннан Бондюг районына әйләнеп кайткач та халыкка кинофильмнар күрсәтүче булып эшли....

    Шушы көннәрдә якташыбыз Борис Андреевич Черняевка 85 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һаман да көр күңелле, көчле дәртле. Заманча төшенчә белән әйтсәк, ул "җитмешенче еллар репортеры..."
    Калининградта хәрби хезмәттә булганда, үсмер егет клуб директоры һәм киномеханик була. Аннан Бондюг районына әйләнеп кайткач та халыкка кинофильмнар күрсәтүче булып эшли. Район үзәгеннән кайткан яңа фильмнарны бондюглылар шатланып каршылый.- Бер фильм белән колхоздан колхозга күчеп, айлар буена йөргән чаклар булды. Транспорт ул вакытта бер генә - җигелгән ат, кайвакыт үгезләр дә җигәргә туры килде, - дип искә ала Борис Андреевич.
    Кино һәм фото тиңдәшләр кебек. Казан энергетика техникумын тәмамланганнан соң, ул Л.Карпов исемендәге химия заводының проект-конструкторлык бүлеге коллективына кушыла, анда мәдәният һәм иҗат өлкәсенә чума. Элеккеге Советлар Союзы шәһәрләре буйлап командировкаларга йөргәндә төп инженер-конструкторлык эшеннән тыш, фотография белән шөгыльләнә башлый.
    Элек бит "цифр"лы түгел, ә гап-гади аклы-каралы сүрәтле -Зенит" фотоаппараты кадерле ядкарь булып әле дә героебыз архивында саклана ул елларның күпсанлы фотофактларын әле дә хәтерли. Төрле урыннарга йөргәндә, ул үзе булган истәлекле урыннар, тарихи музейлардан сүрәтләр алып кайта.
    "Мәскәүдә чагында Новодевичье зиратына барырга уйладым - дип сөйли Борис Андреевич. -"Брест крепосте" китабын чыгарган прозачы Сергей Смирнов һәйкәле янында минем янга ике хәрби килде, алар крепостьне яклаганнар һәм язучыга китап өчен күп материал тәкъдим иткәннәр. Моның өчен алар авторга рәхмәтле". Ул аларны да фотога төшереп ала.
    Безнең иксез-чиксез Ватаныбызның Мәскәү һәм Тбилиси, Ленинград һәм Казан, Волгоград һәм Сухуми шәһәрләре буйлап йөргәндә "Боря дәдәйнең" "Зениты" (аны шулай атыйлар) исендә калдырган шәһәрләрнең бер өлеше генә, Бондюг һәм Тын Тау турында әйтеп тә тормыйбыз.
    Шуларның берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Фото 1970 елгы. Түбән Кама сусаклагычы әлегә юк. Тын тауда хәзерге кебек Набережная урамы гына түгел, аннан астагы урамнардагы йортлар да, Курейка һәм Возжайка елгалары, зур агачлар үскән утрау. Халык телендә ул Гамазатов утравы дип аталды. Ни өчен? Чөнки анда Гамазатовлар гаиләсенең җәйге йорты урнашкан була. Утрауда башка корылмалар булмый. Җәй көнендә алар анда яшиләр, ә кышка Курейка елгасы буендагы Ерохин урамында салынган йортларына күченгәннәр.
    Борис Андреевич сөйләвенчә, су басар алдыннан андагы агачларның күбесен кискәннәр. Берничәсе су астында калган. Менә алар рәсемдә, ә калкулыкта - Тын Тау. Бистәнең тау астында - "Шанхай"...
    Борис Андреевич үз фотосүрәтләрен актарганда узган елларның иҗади мизгелләрен якты тәэсирләр белән хәтереннән үткәрә.
    Александр Андреев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: