Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге күңелле Маһинур апа

1924 елның 28 феврале. Шәһәрдә яшәүче кышның соңгы көнендә 90 яшен билгеләп үткән Маһинур Әхмәтовна Мөхәмәтҗанованың паспортында шундый дата тора. Юбилярны истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды. Маһинур Әхмәтовна үз гомерндә кайгысын да, шатлыгын да күп...

1924 елның 28 феврале. Шәһәрдә яшәүче кышның соңгы көнендә 90 яшен билгеләп үткән Маһинур Әхмәтовна Мөхәмәтҗанованың паспортында шундый дата тора.
Юбилярны истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды.
Маһинур Әхмәтовна үз гомерндә кайгысын да, шатлыгын да күп күргән. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, торак-коммуналь бүлеккә кассир булып урнаша. Сугыш елларында аны завод идарәсенә бухгалтер итеп күчерәләр, шуннан пенсиягә чыга.
- Әнием 16 нчы бүлмәдә эшләде, мин кайвакыт аның янына килә идем. Ял көннәрендә счётын алып кайтып, өйдә эшләде, - дип сөйли кызы Флёра.
Юбилярның фатирын чиккән мендәр тышлары һәм картиналар бизи, шкафтагы китаплар пөхтә итеп тезелгән.
- Күзе яхшы күргәндә, әнием укырга, чигәргә ярата иде, - ди Флёра Фәйзрахмановна. - Кул эшләренә мәхәббәт миңа да күчкән.
- Ирегез белән ничек таныштыгыз? - дип сорыйм.
- Булачак ирем Фәйзрахман Фәйзехакович Сабиров белән күпләрнең гашыйк йөрәкләрен кавыштырган "Коммуна" мәдәният йортында очрашып таныштым, - дип елмаю аша искә ала Маһинур ханым. - Тормыш иптәшем гомере буена электр цехында эшләде. Кызганыч, ирем һәм улым исән түгел инде.
Маһинур Әхмәтовнаны күршеләре яратып Маруся апа дип йөртәләр. Мөлаем, изге күңелле, эш сөючән әбине яратмый мөмкин түгел.
- Яз көне аны өендә тотып булмый, - ди кияве Флүр Кыямович. - Тәрәзә каршындагы участогында казыныр өчен май аен түземсезлек белән көтә. Ярдәм итәргә рөхсәт бирми, барысын да үзе эшләргә тели.
Санкт-Петербург гидрометеорология университетының икенче курсында укучы оныгы Илнараны да мөстәкыйльлеккә өйрәткәннәр, ул әбисен юбилее белән телефон аша котлаган.
Без якыннары һәм туганнарының теләкләренә кушылабыз, ветеранга 100 яшенә кадәр яшәвен телибез.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран

2
X