Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелек юлыннан

"Юность" район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе эгидасында сугыш ветераны, Менделеевск шәһәренең почётлы гражданины Владимир Георгиевскийның "Ут һәм тәгәрмәчләр белән" исемле автобиографик китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда ветераннар, мәктәп укучылары, мәрхүмнең якыннары, дуслары, коллегалары катнашты. Владимир Владимирович Георгиевский турында видеофильм карау искә алу кичәсенең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Исән...

"Юность" район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе эгидасында сугыш ветераны, Менделеевск шәһәренең почётлы гражданины Владимир Георгиевскийның "Ут һәм тәгәрмәчләр белән" исемле автобиографик китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда ветераннар, мәктәп укучылары, мәрхүмнең якыннары, дуслары, коллегалары катнашты.
Владимир Владимирович Георгиевский турында видеофильм карау искә алу кичәсенең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Исән булса, аңа 11 мартта 90 яшь тулыр иде. Район газетасы һәм телевидение аша фронтовикның сугышчан юллары, педагогия өлкәсендәге хезмәте, ветераннар советындагы эшчәнлеге турында күп мәртәбә сөйләнде. Экранда тере, уйчан Владимир Владимировичны күргәч, йомшак тавышын ишеткәч, ул әле һаман да арабызда кебек тоелды. Менә ул хәрби бәрелешләрдә катнашуын сөйләп, сугышчан иптәшләре турында хатирәләрен барлый. Һәм "Менделеевск" мәгълүмат үзәгенең полиграфия цехы аз тираж белән чыгарган китабын кулына алырга өлгерүе Владимир Владимирович өчен бәхет булды.
- Бар кеше дә яраткан һәм хөрмәт иткән легенда булырлык кешенең китабын чыгару турында карар очраклы түгел, - дип билгеләп үтте ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина. - Район башлыгы Игорь Привалов инициативасы белән "Ут һәм тәгәрмәчләр белән" повесте дөньяга чыгачак һәм укучыларның өстәл китабы булачак.
Шундый сүзләр белән ул авторның кызы Людмила Глущенкога акчалата сертификат тапшырды. Людмила Владимировна, әтисен зурлап искә алган өчен тәкъдир итүнең инициаторларына һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде, яшь буынны тәрбияләүдә китапның роле зур булыр дип ышандырды.
Тәнзилә Фирсова җитәкчелегендәге гимназия укучылары хоры башкаруында героик-патриотик темага әсәрләр, Россия гимны, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе инициативасы буенча оештырылган чара программасына кертелгән сугыш чоры җырлары олуг Вакыйга - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгән җәмгыятьнең кәефенә яңгырашлы булды. Сугышчы-әфганчы Рамил Дәүләтшин башкаруында "Офицеры" кинофильмыннан җыр соклану тудырды.
- Бу китап белән без авторны гына түгел, Җиңү солдаты исемен горур йөртүчеләрне дә зурлап искә алабыз, - диде район башлыгы Игорь Привалов. - Фронтовикларның тормыш юлы үсеп килүче буын өчен патриотизм һәм Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге булсын иде.
Игорь Анатольевич РФ Федераль миграция службасының ТР буенча идарәсе Менделеевск бүлекчәсе начальнигы Елена Алиева белән берлектә паспорт тапшыруга кереште. Яшь гражданнар анты, Лариса Саберованың әти-әниләр исеменнән чыгышы, БИҮ "Лидер" активы, Влад Кузнецов, Марина Комарова, "Шаян" коллективы чыгышы чарага тантаналылык һәм патриотик рух өстәде. Кичәне Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров алып барды.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђфкатьлелек территориясе