Иж буенча йөзү: табигать белән гармониядә
510
0
0
Агымдагы Экология елында республикада, райондагы чаралар әйләнә-тирә мохитне саклау эгидасында уза. Бүген табигатьне бары тик төгәл эшләр белән генә сакларга мөмкин икәнлеген тирән төшенәбез. Табигатьнең матурлыгын төрлечә күзалларга була. Мәсәлән, корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина май бәйрәмнәрендә Иж елгасыннан йөзде һәм тәэсирләрен газета укучылар белән дә бүлеште. Иж - Чулманның уң кушылдыгы....
Агымдагы Экология елында республикада, райондагы чаралар әйләнә-тирә мохитне саклау эгидасында уза.
Бүген табигатьне бары тик төгәл эшләр белән генә сакларга мөмкин икәнлеген тирән төшенәбез. Табигатьнең матурлыгын төрлечә күзалларга була. Мәсәлән, корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина май бәйрәмнәрендә Иж елгасыннан йөзде һәм тәэсирләрен газета укучылар белән дә бүлеште.
Иж - Чулманның уң кушылдыгы. Бу елга туризм белән шөгыльләнә башлаучылар өчен кулай. Маршрутыбыз Иж-Байка авылыннан Әгерҗе районының Түбә торак пунктына кадәр иде.
Палатка, рюкзаклар, йокы капчыклары һәм башкалар белән җиһазланып, азык-төлек һәм су алып, юлга кузгалдык.
Алты һәм дүрт урынлы катамараннарда йөздек. Барлыгы 12 кеше идек, һәр катамаранда алҗыган ишкәкчене алыштырырга запаста кеше булды.
Йөзү - кызыклы мавыгу, ләкин авырлыкларны җиңәргә әзер булырга кирәк. Суда үскән куаклар һәм агачлар куркыныч тудыра: "тарак"ка эләгүең бар - агым катамаранны шул куаклыкларга алып керә һәм ботаклар сине "тарый". Төптәге корыган ботаклар судноны тишәргә мөмкин.
Май башында Иж эрегән кар сулары хисабына киңәеп ага. Ә нигездә елга тәбәнәк ярлы, суы уртача сазланган тигезлектән юл алган, ярларында урыны-урыны бельн ылыслы һәм катнаш урманнар очрый.
Сәяхәтебездән хәтергә уелган берничә мизгелне искә аласым килә:
♦ Су походларында әйберләр целлофан пакетка төрелә. Без дә шулай эшләдек. Эчәргә яраклы су запасын алдан кайгырттык. Үзебез белән алганы беткәч, торак пунктлардан эзләдек.
♦ Пешекчебез безне телеңне йотарлык йөземле дөге боткасы, борщ һәм консервадан уха белән сыйлады. Җитәкчебезнең кыр шартларында әзерләгән торты искиткеч иде.
♦ Суга төшкән курсташымны коткарырга теләгән җитәкчебез, ярдәмгә ашыккан бер кыз күз ачып йомганчы елга киңлегендә калдылар. Шунда коткару жилетларының кирәге чыкты.
♦ Чиста һава, кошлар сайравы, су өслегенең матурлыгы шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә мөмкинлек бирде, шул ук вакытта табигать белән гармониядә яшәргә омтылырга кирәклегенә төшендерде.
Без ике көн эчендә унике чакрым юл үттек, бу туризмда беренче адымнарын ясаучылар өчен яхшы күрсәткеч.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.9000
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.7500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9100
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.10100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.10400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.9200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84