Данлыклы сәламәтләндерү учреждениесе коллективы һәм менделеевлылар белән истәлекле тантана шатлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты.
Тантаналы чарага килгән почётлы кунакны һәм Валерий Чершинцев эгидасында аны озатып йөрүче җитәкчеләрне районның фольклор коллективлары киң күңел белән каршы алды. Үзенчәлекле стильдә бизәлгән милли йортлар, дәртле көйләр, гармун белән җырлау һәм...
Данлыклы сәламәтләндерү учреждениесе коллективы һәм менделеевлылар белән истәлекле тантана шатлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты.
Тантаналы чарага килгән почётлы кунакны һәм Валерий Чершинцев эгидасында аны озатып йөрүче җитәкчеләрне районның фольклор коллективлары киң күңел белән каршы алды. Үзенчәлекле стильдә бизәлгән милли йортлар, дәртле көйләр, гармун белән җырлау һәм "Элнет", "Памаш", "Возжайка", "Вечёрушки", "Бигәш", "Ядкарь" халык ансамбльләре башкаруында биюләр тамашага бәйрәм төсмере бирде.
Иркен холлда кунакларны тантаналы каршылау эстафетасын төзелә торган "Аммоний" предприятиесе үзешчән артистлары - Кытай милли химик-инжиниринглы корпорация вәкилләре дәвам итте, алар райондагы әһәмиятле вакыйга һәм Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгы билгесе итеп Кытай милли биюен башкардылар.
Санаторий бинасы буйлап экскурсия барышында директор Айдар Садыйков җыелганнарны биредә үткәрелүче дәвалау процедуралары, көнкүреш һәм ял итү шартлары белән таныштырды.
ТР Профсоюзлар Федерациясе карамагында булган курорт һәм санаторийларны тәкъдир итү барышында кунакларга кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Яшь артистлардан "тере коридор" җыелганнарда үзенчәлекле тәэсир калдырды. Ижёвканың башлангыч сыйныф укучылары - татар биюе, титуллы "Шаян" халык ансамбле дәртле композиция башкардылар.
Концерт залы кунакларны, санаторий хезмәткәрләрен һәм ял итүчеләрне бәйрәмчә бизәлеп каршылады.
Тантана хуҗаларын Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән котлау чыгышында Татарстан халкының сәламәтлеге сагында торучы 20 санаторий арасында "Ижевские минеральные воды" учреждениесенең аергыч сыйфатлары - бөтен илгә танылган минераль су чыганагы, һөнәри осталыгы, шулай ук кеше хәленә керә белүчән медицина персоналы булуын ассызыклады. Санаторийның тагын бер үзенчәлеге - сәламәтләндерү учреждениесе тәрәзәләреннән күренүче Кама елгасы буенда урнашуы. Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, бу шулай ук пациентларны сәламәтләндерүгә йогынты ясый.
Менделеевск районы җитәкчесе Валерий Чершинцев, Россия медицина фәннәре академиясе академигы Александр Разумов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һ.б.лар, котлауларга кушылып, аеруча тырыш хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Фердинант Әхмәтҗанов хатирәләре белән уртаклашты, ял итүчеләргә уңайлылык һәм медперсоналга эшләрендә кулай шартлар тудырганы өчен санаторий җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Санаторий директоры Айдар Садыйков, иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырып, республика җитәкчелегенә, ТР Профсоюзлар федерациясенә, район хакимиятенә, предприятие җитәкчеләренә эшчәнлекләрендә йогынты күрсәтүләре, ярдәмнәре һәм үзара аңлашулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Җирле эстрада артистлары әзерләгән концерт программасы юбилей кичәсенең бизәге булды. Кичәне алып баручылар Виктор Никифоров һәм Гүзәл Гарипова, солистлар Марина Комарова һәм Илдар Фаразетдинов, Ләйсән һәм Дамир Латыйповлар чыгышын тамашачы бик җылы каршылады.
Чара бәйрәм фуршеты белән тәмамланды.
Нет комментариев