Ижёвка мәдәният йорты ишекләре яңа өйләнешүчеләр өчен ачык
Җомга көнне туганнары, авыл халкы, кунаклар мәдәният йортында дулкынландыргыч вакыйга - яшь парны теркәүнең шаһитлары булдылар. - Клубның яшь парлар өчен яраткан урынына әйләнүе куандыра. Биредә без җирлек башлыгы Валентина Пономарёва эгидасында тантаналы церемонияне оештыру өчен атрибутлар әзерләдек, учреждение хезмәткәрләре белән бергә гашыйклар почмагын төзекләндердек, территориягә чәчәкләр һәм декоратив куаклар...
Җомга көнне туганнары, авыл халкы, кунаклар мәдәният йортында дулкынландыргыч вакыйга - яшь парны теркәүнең шаһитлары булдылар.
- Клубның яшь парлар өчен яраткан урынына әйләнүе куандыра. Биредә без җирлек башлыгы Валентина Пономарёва эгидасында тантаналы церемонияне оештыру өчен атрибутлар әзерләдек, учреждение хезмәткәрләре белән бергә гашыйклар почмагын төзекләндердек, территориягә чәчәкләр һәм декоратив куаклар утыртттык, ял итү өчен эскәмия урнаштырдык. Мәдәният йорты каршында "Ата-ана кайгыртуы" тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы уңышлы эшли, - дип бүлешә директор Алла Затирко.
- Бүген Наталья Николаевна Рябова һәм Радик Ринатович Закорҗановның никахы теркәлә. Наталья Ижёвкага тугыз яшендә килә, Самариннар гаиләседә тәрбияләнә. Надежда Николаевна аның өчен икенче әнисенә, якын дустына һәм остазына әйләнә. Ул беренчеләрдән булып районда тәрбиягә бала кабул итүче гаиләләрнең ныклы нигезен төзеде. Изге эшләр эстафетасын ире Андрей белән килене Ирина Борисовна кабул итеп алды. Самариннарның кайгыртучан куллары аша 27 бала үтте. Шуларның бишесе инде гаиләләр корды. Бүген алар 13 бала тәрбиялиләр, - дип сөйли җирлек башлыгы Валентина Пономарёва.
Кияү егете тумышы белән Зәйдән. Ул яшь хатынын шунда алып китәчәк. Яшьләр социаль челтәрдә танышканнар.
- Натальяның фотосына карау белән, шунда ук аның минеке икәнен аңладым. Булачак кәләшем белән танышырга киттем, - ди Ринат.
Мендельсон вальсы яңгыравында никахлашу йоласы башлана. Балдаклар алмашу, ир белән хатынның беренче үбешүе һәм биюе - болар барысы да гашыйкларның исләрендә калыр. Туганнары һәм кунаклар яшьләргә изге теләкләр юллыйлар. Әти-әниләр бәхетле гаилә тормышына хәер-фатиха бирәләр.
- Никахыгыз ныклы булсын. Мәхәбәттә һәм үзара аңлашып яшәгез, - ди элек башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы булган, бала кабул иткән гаиләләрне җентекле игътибарда тоткан, киңәшләре һәм эшләре белән ярдәм иткән Розия Бикметова. - Наташа минем күз алдында үсте. Бәхетле булыгыз!
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәк-чесе Клавдия Смирнова да котлау сүзләре юллый:
- "Бердәм Россия" эгидасында яшь гаиләләрне яклап күп проектлар тормышка ашырыла. Программа кысаларында социаль ипотека буенча уңайлыклы фатир алырга була. Икенче бала туганда "Ана капиталы" шартлары үз көченә керә. Сезнең гаиләгез дә ныклы булсын!
Җыелганнар шампан шәраблы бокалларны яшьләрнең бәхете өчен күтәрделәр.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10900
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10400
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика