Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабак – бакчам күрке

Революция Тавы урамында яшәп бакча үстерүче Любовь Тургаева шулай ди. - Кабак - бакчамны бизәүче яшелчә. Без ирем белән әти-әнинең төп йортында калдык. Балачактан тәрбияләгән бакча кадерле хатирәләр белән бәйле. Кабак иркендә җәелеп үсә иде. Үзебезгә дә җитә, малларга да кала. Әни уңдырып бәлеш әзерләде, ботка пешерде. Кабак кеше организмына...

Революция Тавы урамында яшәп бакча үстерүче Любовь Тургаева шулай ди.

- Кабак - бакчамны бизәүче яшелчә. Без ирем белән әти-әнинең төп йортында калдык. Балачактан тәрбияләгән бакча кадерле хатирәләр белән бәйле. Кабак иркендә җәелеп үсә иде. Үзебезгә дә җитә, малларга да кала. Әни уңдырып бәлеш әзерләде, ботка пешерде. Кабак кеше организмына бик файдалы. Гаиләмне - тормыш иптәшем Капитон Александровичны, кызым, киявем, оныгымны кабак мантые, пироглар белән сөендерәм. Әфлисун яки лимон кушып кайнатма да әзерлим.
Быел үстергән бер кабакның авырлыгы 22 килограммга җиткән. Хуҗабикәнең исәбе - гигантны кискәләп, таныш-белешләренә тарату. Кавын, карбыз, ташкабак, помидор мул уңыш биргән. Бакчада роза, кашкарый, флокс, дәлия чәчәкләре күп урын били.
- Улыбыз Антон (хәзер ул Польшада яши) белән кызыбыз Марина да ("Менделеевсказот"та хезмәт куя) бакча тәрбияләү серләренә төшенеп үстеләр. Хәзер оныгыбыз Кирилл (4 нче сыйныф укучысы) кул арасына керә.
Район газетасының ел саен бакчачылар конкурсы оештыруын белә идем. Катнашып карарга, хезмәтем белән бераз мактанырга булдым, бәлки призга да ия булырмын, - ди Любовь Аркадьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кабак – бакчам књрке