Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабель, кран, акча

10-16 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга, законсыз алкоголь сатуга каршы чаралар үткәрелде. Административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 140 очрагы ачыкланды. Акча урлаган Шәһәрленең банк картасыннан акча үзләштергән кеше тоткарланды, ул...

10-16 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга, законсыз алкоголь сатуга каршы чаралар үткәрелде. Административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 140 очрагы ачыкланды.

Акча урлаган
Шәһәрленең банк картасыннан акча үзләштергән кеше тоткарланды, ул закон каршында җавап бирәчәк. Гр. Ш. да акча һәм алтын бизәнү әйберләреннән колак кага. Кыңгыр гамәлне кылуда өйдәше гаепләнә. Тикшерү бара.
Милеккә зыян
Хезмәт күрсәтүче предприятиеләр территориясеннән электр кабеле, краннар урлана. Район авылларының берсендә яшәүченең металл савытларын алып чыгып китәләр.
Канунга буйсынмыйча
Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сату законнары һәркайда да үтәлми. Мәсәлән, өч сәүдә ноктасында иртәнге ун тулганчы, лицензиясез алкоголь һәм тәмәке сатуның өч очрагы теркәлде.
Тагын бер тапкыр саклык турында
12 февральдә Алабуга-Ижевск трассасының 17 нче километрында йөк машинасы шоферы тизлекне тәэмин итүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, һава шартларын исәпкә алмыйча (буран, бозлавык), каршыга килгән җиңел машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә соңгысының пассажиры алган җәрәхәтләрдән авария урынында үлә, икенче пассажиры һәм шофер больницага озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминаль хроника