Кабул итүдә – мәктәп укучылары
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе уздырган бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында 7 нче мәктәпнең 9-11 нче сыйныф укучылары нотариус Марат Зариповта кабул итүдә булдылар. Алар җәмгыять белеме дәресләрендә дәүләт һәм хокук тарихын, конституцион хокукларны өйрәнәләр. Укучылар очрашуда теоретик белемнәрен нотариус практикасыннан төгәл мисалларда карадылар, хокукый документлар төзү тәртибе белән...
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе уздырган бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында 7 нче мәктәпнең 9-11 нче сыйныф укучылары нотариус Марат Зариповта кабул итүдә булдылар.
Алар җәмгыять белеме дәресләрендә дәүләт һәм хокук тарихын, конституцион хокукларны өйрәнәләр. Укучылар очрашуда теоретик белемнәрен нотариус практикасыннан төгәл мисалларда карадылар, хокукый документлар төзү тәртибе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балалар фикеренчә, мондый дәрес-очрашулар уку материалын анализларга, алынган мәгълүматны гомумиләштерергә, тәҗрибә тупларга һәм нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев