Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Качману халыкны берләштерде

«Ушков утраулары» паркында махсус купель җиһазландырдылар, анда һәр менделеевлы суга чумып чыга алды.

Сәгать 11дә бәйрәмнең рәсми өлеше башланды, анда җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, һәркемгә имин тормыш, бәхет, сәламәтлек теләде. Традиция буенча Тихоново чиркәве руханиы Виктор атакай купельне изгеләндерде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү-чишенү бүлмәләре булдырылды. Теләгәннәр тәмле ризыклар һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр. Моннан тыш менделеевлылар Тын Тау бистәсендәге чишмәдән изге су алдылар, бәкедә су коенып алу йоласын үтәүчеләр дә бихисап булды. Качману бәйрәме яшь һәм өлкән менделеевлыларны берләштерде.

Төп купель янында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм коткаручылар кизү тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X