Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Качману суының сихәтле көче

19 гыйнварда православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Качмануны (Крещение Господне) билгеләп үттеләр. Бу көнне изге су алу һәм, бәкедә коенып, гөнаһларны юу кабул ителгән. Быел качману коенуы өчен республикада 74 урын җиһазландырылды. Менделеевскида теләүчеләр Богоявление чиркәве янындагы чишмәдә ябык сулыкта коена алдылар. - Бу йола мәҗбүри түгел....

19 гыйнварда православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Качмануны (Крещение Господне) билгеләп үттеләр. Бу көнне изге су алу һәм, бәкедә коенып, гөнаһларны юу кабул ителгән.
Быел качману коенуы өчен республикада 74 урын җиһазландырылды. Менделеевскида теләүчеләр Богоявление чиркәве янындагы чишмәдә ябык сулыкта коена алдылар.
- Бу йола мәҗбүри түгел. Аның хәтта аерым кагыйдәләре дә юк. Мисал өчен, ышанучыларга да, ышанмаучыларга да коенырга була, - дип аңлата чиркәү җырчысы Анатолий. - Халык агымы кич белән, барысы да эштән кайткач күзәтеләчәк. Ә көннең беренче яртысында район хакимияте ябык шатёрларда чәй эчү оештырды, камыр ризыкларыннан да авыз итеп карарга була иде.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев та коену йоласын башкарды.
- Мин һәр елны бәкедә чумынам, - дип сөйли төзелеш фирмасы хезмәткәре Валерий Тарасов. - Быел һава торышы да кулай, гадәттә Качмануга көчле салкыннар була торган иде.
- Качману суы сихәтле көчкә ия дип исәплим, - дип дәвам итә Ольга Худякова. - Икенче ел рәттән киләм, чумыну алдыннан Ходайдан үземә һәм якыннарыма сәламәтлек сорыйм.
Безнең корреспондент Рәхилә Мирзаянова да беренче тапкыр бәкедә коенды.
- Тойгыларны сүз белән аңлатырлык түгел, чишмә суының бозлы икәнен дә белдем, кергәч, суык сизелми, бөтен тәнгә җылы җәелә. Термос белән чәй алган идем, ул хәтта кирәк тә булмады.
Ләкин шулай да медиклар йөрәк-кан тамырлары авырулары, вегетатив дисфункция белән интегүчеләргә, салкын тиюгә бирешүчән кешеләргә бәкедә коенуның тормыш өчен куркыныч булуы турында кисәтәләр, чөнки салкын суга керү кан тамырлары кысылуга һәм кан басымы күтәрелүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Качману (Крещение Господне)