Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Кадастр исәбе: тиз һәм сыйфатлы

    Билгеле булганча, кадастр палатасы белән Росреестр порталы аша эшләү гадирәк һәм тизрәк тә (www.rosreestr. ru). Җир участогын кадастр исәбенә алу турында гаризаларның яртысыннан күбесе кадастр органына кадастр инженеры аша электрон формада килә (җир хуҗасы аның белән хезмәт күрсәтүгә тиешле килешү төзи). Әмма прогресс безне алга таба барырга өнди: хәзер инде...

    Билгеле булганча, кадастр палатасы белән Росреестр порталы аша эшләү гадирәк һәм тизрәк тә (www.rosreestr. ru).

    Җир участогын кадастр исәбенә алу турында гаризаларның яртысыннан күбесе кадастр органына кадастр инженеры аша электрон формада килә (җир хуҗасы аның белән хезмәт күрсәтүгә тиешле килешү төзи). Әмма прогресс безне алга таба барырга өнди: хәзер инде без электрон формада яңа җир участогын кадастр исәбенә куеп кына калмыйча, гамәлдәге объектларга да үзгәрешләр кертә алабыз. Бу очракта кадастр инженеры һәм гариза бирүче үзара килешенеп, түбәндәге схема буенча эш йөртергә тиеш:
    1. Җир участогына хокукы булган кеше кадастр инженерына мөрәҗәгать итә.
    2. Кадастр инженеры электрон формада сыйфатлы итеп межалау планын әзерли һәм портал аша кадастр мәгълүматын үзгәртүне исәпкә алу турында гариза бирә, кадастр исәбе өчен кирәкле документларның сканирлаштырган үрнәкләрен һәм межалау планын шуңа беркетә.
    3. Җир участогы хуҗасы, кадастр исәбе органына портал аша кадастр инженеры биргән гаризаның номерын күрсәтеп, кәгазьдә үзгәрешләрне исәпкә алу турында гариза һәм хокукны билгеләүче документ тәкъдим итә. Хокукы булган кеше кабул итү пунктларының берсенә никадәр тизрәк гариза бирсә, ул шулкадәр тизрәк эшкәртелә башлый.
    Бу схема буенча портал аша кадастр мәгълүматын үзгәртүне исәпкә алу турында гариза бирү дәүләт кадастр исәбен башкару вакытын 3-4 мәртәбә (20 урынына 7 көн) кыскарту мөмкинлеге бирә. Шуның өстенә, портал аша гариза биргәндә, кадастр инженеры махсуслаштырылган программада электрон межалау планын төзи, катгый билгеләнгән графаларны тутыра, моның белән хаталар санын кыскарта.
    Әмма әгәр җир хуҗасы кадастр палатасына килми һәм кирәкле документларны тәкъдим итми икән, кадастр исәбенә гариза белән тиешле кеше мөрәҗәгать итмәү сәбәбле, ул 2007 елның 24 июленнән "Күчемсез милеккә дәүләт кадастры турында" 221 нче федераль законның 27 нче маддәсе 2 нче өлеше 5 нче пункты нигезендә кадастр исәбенә үзгәрешләр кертүне башкаруны кире кагу турында карар ала (җир хуҗасы яки аның законлы вәкиле түгел, бәлки кадастр инженеры).
    Әлбәттә, кирәкле документлар белән традицион гариза бирүне беркем дә юкка чыгармаган. Гражданин, элеккеге кебек үк, документларын кадастр исәбе органына тапшыра ала. Ләкин белгечкә - профессионал һәм алдынгы карашлы кадастр инженерына мөрәҗәгать итү мөмкин булганда, бу кирәкме?
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: