Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге – җәһәннәм утыннан котылу көннәре башланды.

Бу ункөнлектә мөкатдәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе.

Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», – дигән.

Кадер кичәсе көнне, гадәттә, аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, җил дә исми, эт тә өрми, кошлар да сайрамый. Кадер кичәсендә тын һәм нурлы була, кояш күзләрне чагылдырмыйча калка. Бу билгеләр Кадер кичәсе көнен күрсәтә.

Бу кичәнең өстенлеген Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә «Кадер» сүрәсенең 5 нче аятьләрендә ачыклый:
«Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәт белән, аның әмерләрен җиткерер өчен бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе, таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

Кадер кичен гыйбадәттә үткәргән кешенең барлык гөнаһларын да Аллаһ Тәгалә ярлыкар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев