Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле истәлекләр

"Сугыш чоры балалары сөйли" рубрикасын Вера Павловна һәм Николай Васильевич Лобановлар дәвам итә. - Әтиләрне сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар, - дип искә алалар алар. - безгә ул вакытта 5-6 яшь булды. -Фронтка китүчеләрне Бондюг халкы күмәкләп озатты, - дип дәвам итә Николай Васильевич. - Әтием Мәскәү янында хезмәт...

"Сугыш чоры балалары сөйли" рубрикасын Вера Павловна һәм Николай Васильевич Лобановлар дәвам итә.
- Әтиләрне сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар, - дип искә алалар алар. - безгә ул вакытта 5-6 яшь булды.
-Фронтка китүчеләрне Бондюг халкы күмәкләп озатты, - дип дәвам итә Николай Васильевич. - Әтием Мәскәү янында хезмәт итте. Машинада фронтның алгы сызыгына снарядлар, сугыш кирәк-яраклары ташый. Озак еллар үткәч, әтием снаряд кыйпылчыгы аягын яралавы турында сөйләде. Ул печән кибәненә яшеренә. Өч көннән соң гына аны каны саркып яткан хәлдә эт абайлап ала. Туган йортына ул 1944 елның гыйварында гына кайта. Әле дә хәтерлим, ниндидер ир култык таяклары белән өйгә кергәнен. Мин әтиемне танымадым, куркудан карават астына качтым һәм шуннан аны күзәттем. Әтием Василий Григорьевич - Дан ордены кавалеры. Мин аны белүемчә, ул инвалид булуына карамастан, беркайчан эшсез утырмады, барысын эшли белде.
Менә күрегез, бу шкаф һәм урындыклар аның кулы белән эшләнгән, әле берничә дистә ел хезмәт итәрләр. Әнием Анна Ивановна оста куллы булды: тегә, бәйли иде, гаиләбезне киендерде. Хәтеремдә, мәктәпкә йөрергә әнием тукымадан букча текте. Яза торган караны корымнан ясадык һәм керосин лампасы яктысында хәрефләрне язарга тырыштык - бу сугыш чоры балачагы булды.
Әнием икмәк пешерү урынында эшләде. Мин Бондюгтан әнием янына эшкә килә идем. Кичке дүрттә инде караңгы төшә, әйләнә-тирәдә бүреләр йөри. Мин аларны куркыту өчен үзем белән яна торган күмер ала идем.
Ул вакытта колхозда төп эшче көч хатын-кызлар һәм балалар булды. Көлтәләрне ташыганым һәм өемгә өйгәнем хәтердә. Авыл халкы өчен почтальонны каршылау иң куркынычы булды. Барысы да аны курку аша көттеләр. Үлем хәбәре килүдән курыктылар. Кемгәдер өчпочмаклы хат килгәнне белсәләр, шул йортка барып, хуҗабикәнең хәлен белешергә, нидер белән ярдәм итәргә тырыштылар. Әниемнең өч абыйсы сугыштан кайтмады. Аларның исеме республиканың хәтер китабына язылган.
- Әтиемнең мине кулына күтәреп машинага кадәр алып барганын хәтерлим. Аннан машиналар кузгалды, без кул болгап калдык, - дип сөйли Вера Павловна. - Әтием Павел Николаевич Белоруссиягә көнбатыш фронтка Ковель районына эләгә. Озак вакыт аннан хәбәр килми, әнием хәтта күрәзәчеләргә бара. Әнием Анна Михайловна мине сеңлем белән кырга урак өстенә алып бара иде. Заводның ярдәмче хуҗалыгына чүп утарга йөрдек. Ул ачлык еллар булды, безне табигать-ана туендырды. Җәй көне яшәү күңелле: кыргый суган, алабута, җиләк-җимеш, чикләвек җыйдык, көзен миләш-баланга йөрдек. Ауга Тоймага бардык, ул вакытта әле елга тирәнрәк һәм анда балык күбрәк булды.
Авыр чор булуга карамастан, мин мәктәптә теләп укыдым, уку алдынгысы булдым. Уңышларыбыз өчен иптәш кызым белән икебезгә бер карандаш биргәннәрен хәтерлим.
Левитан тавышы репродуктордан Бөек Җиңү турында хәбәр итте. Без барыбыз да Татарстан (хәзер Фомин) урамына чыктык, барыбыз да бергәләп, күз яшьләре чыкканчы, тамак карлыкканчы "Җиңү!" дип кычкырдык.
Без үсеп килүче буын сугыш ачысын беркайчан да татымасын иде дигән теләктә!

Вәсилә Мортазина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Лобановлар Втерераннар