Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Калын каешлы сумка белән

Россия почтасы көне алдыннан корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева шәһәрнең элемтә бүлекләрендә булып, әлеге һөнәрнең килеп чыгуы, аның үзенчәлеге, авырлыклары һәм шатлыклы мизгелләре турында әңгәмә корды. Капитолина Сарамакова, "Менделеевск" элемтә бүлеге начальнигы: - Бу һөнәрне әтием Анатолий Васильевич үрнәгендә сайладым. Ул район үзәгеннән Байтирәккә почта ташыды. Әтием миңа газета, соңрак пенсия өләшүне...

Россия почтасы көне алдыннан корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева шәһәрнең элемтә бүлекләрендә булып, әлеге һөнәрнең килеп чыгуы, аның үзенчәлеге, авырлыклары һәм шатлыклы мизгелләре турында әңгәмә корды.

Капитолина Сарамакова, "Менделеевск" элемтә бүлеге начальнигы:
- Бу һөнәрне әтием Анатолий Васильевич үрнәгендә сайладым. Ул район үзәгеннән Байтирәккә почта ташыды. Әтием миңа газета, соңрак пенсия өләшүне ышанып тапшыра иде. Шулай итеп акрынлап мин бу эшкә ияләштем һәм аны яраттым. Төрле төстәге открытка, журналлар карау миңа ошый иде. Элек вакытлы басманы күп яздырдык. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан элемтә техникумына кердем. Аннан Калинин өлкәсенә юллама алдым, бер елдан туган йортыма якынрак урынга күчендем. 1982 елдан хат ташучы булып урнаштым, соңрак оператор вазифаларын башкардым. 1986 елдан почта бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр.
Ул көннән бирле почта эшчәнлегендә күп нәрсә үзгәрде, әмма асылы шул калды - халык белән эшләү. Элемтә хезмәткәрләренең эшендә кыенлыклар күп, этләр саклый торган шәхси сектор үсә, анда йөрергә теләсә кем ризалашмый, уңышсыз йортлар да бар. Коллектив зур түгел, 12 хезмәткәр, барысы да эшкә сәләтле. Теләсә нинди һава торышында да хат ташучылар җилкәләренә каешлы авыр сумка асып, адреслар буйлап йөрергә чыгалар, шәһәр халкына корреспонденция, шул исәптән "Менделеевск яңалыклары" газетасын илтәләр.

Надежда Князева, сортировкалаучы:

- Менделеевскига 1987 елда Ижевск сәүдә училищесын тәмамлагач килдем, хат ташучы булып эшкә урнаштым. Бүгенге көндә -

сортировкалаучы. Заказлы хатлар рәсмиләштерәм, газета, хатлар, журналларны участокларга бүләм. Адресатларга вакытында китерү минем эшемә бәйле.
- Эшен тәмамламыйча китми. Вакыты белән исәпләшми, вазифаларын җиренә җиткереп башкара, - ди начальник Капитолина Сарамакова.
Зенфира Харитонова, оператор:
- Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң химзаводның фильтрлау станциясендә микробиолог булып эшләдем, әмма, аллергия булу сәбәпле, почтага күчтем. Кассада эшлим, заказлы хатлар, посылкалар бирәм. Барысы да тиешенчә эшләнсә, канәгатьләнү алам. Кешеләр төрле, һәркайсына шәхси якын килү кирәк.
- Эшне төгәл һәм җиренә җиткереп башкара, үзенә һәм клиентларга карата таләпчән, - диләр коллегалары аның турында.
Эльвира Кәшбиева, 1 нче бүлекчә хат ташучысы:
- Мин һөнәрем буенча бухгалтер-экономист. Чаллы техникумын тәмамладым. 2007 елдан хат ташучы булып эшлим. Коллективыбыз яхшы, эш җиңел түгел, әмма коллегалар белән тату булгач, авырлыклар сизелми. Клиентлар белән эшләү ошый. Нигездә, өлкән яшьтәгеләр, игътибарлы һәм изге күңелле кешеләр. Үз адресыңа рәхмәт сүзләре ишетү рәхәт, тагын да яхшырак эшлисе килә.
- Бик яхшы күңелле, изгелекле, ярдәмчел ханым. Аңа кайчан гына мөрәҗәгать итмә, һәрвакыт ярдәм итә, әйтеп җибәрә, нинди басмага язылырга киңәш бирә. Без аны бик яратабыз һәм ихлас күңелдән һәрвакыт көтеп алабыз,- ди Химиклар урамының 5 нче йортында яшәүче Валентина Черемных.
Альбина Хәсәншина, 1 нче почта бүлеге операторы:
- Әлмәт дәүләт институтын тәмамлагач, почтага оператор булып урнаштым. Җитәкчебез Фәнүзә Рәхимҗановна Закирова һәрвакыт ярдәм итә. Ул мине эшкә өйрәтте.
Хәзер вазифаларымны мөстәкыйль башкарам. Переводлар кабул итәм, посылкалар җибәрәм, пенсия, субсидия өләшәм. Еш кына пенсия яшендәге кешеләрнең проблемаларын тыңларга туры килә. Һәрберсенә ярдәм итәсе килә, гади итеп төшендерергә тырышасың. Кешеләргә кирәк булуыңны аңлыйсың, шунысы иң мөһиме.
Ольга Годкова, күчмә элемтә бүлеге начальнигы:
- Бу өлкәдә 17 ел эшлим, Казан элемтә техникумын тәмамладым. Алабугада яшим, әмма 12 ел инде канәгатьләнү хисе белән бирегә эшкә йөрим. Без элемтә бүлегендә хат ташучы булмаган торак пунктлар: Бөрешле, Тогай, Илнәт, Татар Кокшаны, Күрәк, Тойма, Максимково халкына хезмәт күрсәтәбез. Сезнең шәһәр һәм аның кешеләре ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Россия почтасы көне