Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Канатлы дусларыбызны яратыйк

1 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара кошлар көне алдыннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина канатлы дусларыбызны яратучылар белән әңгәмә корды. Күгәрченнәр - тынычлык кошы Миңнемөхәмәт Мифтахов районыбыздагы һәвәскәр күгәрчен асраучыларның берсе. - Әтиемнең дусты бер пар күгәрчен бүләк иткәндә, миңа 10 яшь иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Барысы да шуннан башланды,...

1 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара кошлар көне алдыннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина канатлы дусларыбызны яратучылар белән әңгәмә корды.

Күгәрченнәр - тынычлык кошы
Миңнемөхәмәт Мифтахов районыбыздагы һәвәскәр күгәрчен асраучыларның берсе.
- Әтиемнең дусты бер пар күгәрчен бүләк иткәндә, миңа 10 яшь иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Барысы да шуннан башланды, вакыт узуга балачак шөгыле хоббига әйләнде. Хәзер минем читлегемдә утыз күгәрчен бар. Алар белән шөгыльләнү миңа ошый, бигрәк тә эштән кайткач, читлекләренә кереп, аларның гөрләвен тыңлагач, күңелгә рәхәт була. Мин күгәрчен асраучылар клубында, без елга ике мәртәбә ярыш оештырабыз. Быел җәй дә планлаштырабыз, карарга килегез!
Зоокибеттә
Кошлар турында мәгълүмат алу өчен без зоокибеткә юнәлдек.
- Нигездә менделеевлылар арасында төрле төстәге попугайларга ихтыяҗ зур, - дип сөйли зоокибет хуҗабикәсе Тәнзилә Ярова. - Алар бәяләре буенча да иң кулай һәм аз игътибар сорыйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләр аларны еш сатып алалар. Бездә тагын кикрикле һәм башка төр попугайлар бар. - Минем фикеремчә, кем балачакта уйнап туймаган, шул кешеләр үзләренә йорт хайваны ала. Мисал өчен, миңа эт алырга рөхсәт иттеләр, хәзер алар миндә җидәү! Кайберәүләр безгә бүләк эзләп килә. Әмма алдан ук кисәтәм, әгәр туган көнен билгеләүченең йорт хайваны алырга теләге булуда ышанычыгыз юк икән, аңа андый бүләк алырга тәкъдим итмәс идем. Кемнедер асрау өчен җаваплылык алырга әзерме ул?

Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту
Ике ел элек коллегабыз Андрей Филиппов үзенең йорт ишегалдында канаты сынган кош баласы таба. Өенә алып кайта, гаиләсе белән тәрбияли, бер айдан иреккә чыгара.
- Интернеттан мәгълүмат эзләдем, анда язылган буенча ул чебенче баласы булуы ачыкланды. Кошчыкның исән калуына шат мин, - ди Андрей.
- Һәр елны октябрь башында кошларны исәпкә алу буенча экологик-агарту акциясе уза, - ди "Түбән Кама" милли паркының фән, экомәгариф, экотуризм һәм рекреация бүлеге фәнни хезмәткәре Дмитрий Жуков. - Шәһәрдә очрату мөмкин булган кышлаучы кошларга керә: кыр чыпчыгы, йорт чыпчыгы, күк күгәрчен, карга, чәүкә, саескан, зур песнәк, урман чыпчыгы, зәңгәр чыпчык, балан чыпчыгы, миләш чыпчыгы.
Безнең регионда кырыкка якын төрле кош кышлый. Шәһәрдә күрү мөмкинлеге булган кошлар: тукран, көртлек, карга, чукыр. Чара кошларны саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында үткәрелә. Теләгән кешеләр исәп алып бара. Алынган мәгълүматлар кошларны саклау берлегенә юнәлдерелә.

Сез беләсезме?
Авыл хайваннарының табигый катаклизмнарның якынаюын тоюы билгеле. Йорт кошы һавада электр егәрлеген башка хайваннардан яхшырак сизә. Тавык һәм казлар көн уртасында сарайга качсалар, яшенле яңгыр була. Тавыклар җир тетрәү алдыннан агачка менә һәм каты итеп кытаклыйлар, ә казлар явызланалар һәм көчле итеп каңгылдыйлар. Төрле төсле попугайлар һәм кенәриләр Камчаткада һәр йортта диярлек бар, чөнки бу кошлар вулкан атылу турында хуҗаларын кисәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Зоокибеттђ Халыкара кошлар кљне

2
X