Каникуллар бәйрәмнән башлана
1553
0
0
1 июньдә Җиңү мәйданында халык күп җыелды: әйләнә-тирәне яңгыратып музыка уйнады, балаларның шат тавышы яңгырады. Балаларны яклау көненә багышланган чара шулай башланды. - Балалар - безнең байлыгыбыз. Үзләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешеләргә рәхмәт. Алда җәйге каникуллар, ул кызыклы һәм вакыйгаларга бай булсын, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Рөстәм...
1 июньдә Җиңү мәйданында халык күп җыелды: әйләнә-тирәне яңгыратып музыка уйнады, балаларның шат тавышы яңгырады. Балаларны яклау көненә багышланган чара шулай башланды.
- Балалар - безнең байлыгыбыз. Үзләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешеләргә рәхмәт. Алда җәйге каникуллар, ул кызыклы һәм вакыйгаларга бай булсын, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Халыкара, бөтенроссия һәм республика олимпиада, конкурс һәм ярышларында җиңүчеләргә, шулай ук аларны әзерләгән укытучыларга һәм тренерларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата премия тапшырып.
Барлыгы 426 бала һәм 66 педагог бүләкләнде.
Бәйрәм программасында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Яшь талантлар чыгышы җиңүчеләрне бүләкләү белән чиратлаштырылды. Тәҗрибәле алып баручылар Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоровны БИҮ шәкертләре Аделина Сперанская һәм Никита Гудовский алыштырды.
Светлана Миронова бәйрәмгә өч яшьлек кызы Настя белән килгән. Алар игътибар белән концерт карыйлар. "Шаян" коллективы чыгышын күрми калудан куркалар, анда Светлананың сеңлесе бии.
Регина Малкова һәм Диана Мазинаның энекәшләре җигүле Капсула исемле атка утырып йөрергә чират көткән арада, алар концертның ошавы турында әйттеләр.
- Бүген күп талантлы балаларны котладылар. Шәһәрдә лаеклы алмаш үсүенә шатлык, соклану һәм горурлык хисләре кичерәм. Укытучы һәм укучыларга иҗади башлангычларында уңышлар телим, - ди 1 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме Лилия Ноговицына.
- Быел бәйрәм үзенчәлекле, һава торышы да кулай булды. Районыбызда балаларга сәләтләрен үстерүгә барлык шартлар тудырылган, беренче җитәкченең ярдәме зур, әмма балалар мәйданчыкларына игътибарны арттырып, аларны тиешле тәртипкә китерсеннәр иде, - дип саный хезмәт ветераны Роза Галиева.
Батутта сикерү балаларда зур популярлык казанды. Теләгәннәргә татлы мамык, гельле шарлар, уенчыклар сатып алу мөмкинлеге булды.
Венера Тимерханова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7800
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8600
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8400
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12900
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12900
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84