Кар чистартуга машиналар комачаулый
Кыш үз хокукларына актив керде: көн саен диярлек кар ява, буран уйный. Коммуналь службалар көчәйтелгән режимда эшли. Кар чистарту мәсьәләсе район башлыгы контролендә. Игорь Привалов көн саен шәһәрне йөреп чыга, тиешле службалар белән киңәшмә үткәрә. - Барлык техника һәм кеше ресурслары шәһәр юлларын, тротуарларны, аллеяларны чистартуга җәлеп ителгән, - диде...
Кыш үз хокукларына актив керде: көн саен диярлек кар ява, буран уйный. Коммуналь службалар көчәйтелгән режимда эшли.
Кар чистарту мәсьәләсе район башлыгы контролендә. Игорь Привалов көн саен шәһәрне йөреп чыга, тиешле службалар белән киңәшмә үткәрә.
- Барлык техника һәм кеше ресурслары шәһәр юлларын, тротуарларны, аллеяларны чистартуга җәлеп ителгән, - диде "Комфорт Успех+" ҖЧҖ директоры Әзһәр Каюмов. - Проблемалар да бар. Шуларның иң мөһиме - юл кырыйларында, торак йортлар ишегалларында санкцияләнмәгән парковкалар.
Район газетасы корреспондентлары рейд белән чыкты, шулай ук шәһәрлеләрнең фикерләре белән кызыксындылар.
Сәлимә Тихонованы без Химиклар урамында очраттык. Нәкъ биредә, "1000 төрле вак-төяк" кибетеннән башлап Тукай урамындагы Саклык банкына кадәр, машиналарның күплеге күзәтелә.
- Алар юлны чистартуга комачаулый дип уйлыйм, - ди әңгәмәдәшебез. - Автомобиль хуҗалары - якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр. Кайбер транспорт средстволары кыш башыннан файдаланмый - алар кар астында калган.
Владимир Гагарин да үз фикерен белдерде:
- Мин нигездә коммуналчылар хезмәтеннән канәгать. Беркетелгән территорияләрне чистартуга иртүк керешәләр. Ләкин һава торышы үз төзәтмәләрен кертә: кар һәм буран аларның эшенә комачаулый. Юл кырыйларында ничектер, ә ишегалларында машиналар күп.
Шәһәрдәге машина кую урыннарының берсенә кердек. Хуҗасы сүзләренчә, стоянкада буш урыннар бар, ләкин менделеевлылар үз ишегалларын кулай күрә. Ә бу куркынычсыз түгел: урлау, транспорт средствосын куып алып китү очраклары күп.
- Мин машинамны ишегалдына куям, - ди стажлы йөртүче Николай Васильев. - Тыныч йоклый алам, заманча автомобильләр куып алып китүгә каршы чаралар белән комплектланган.
Хәлгә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев аңлатма бирде:
- Мәсьәлә эшлекле киңәшмәдә күтәрелде. Шәһәр буенча тиешле службалар вәкилләре белән уртак рейдлар оештырылачак, автохуҗаларга санкцияләр кулланылачак. Транспорт средствосын башка машиналарга хәрәкәт итүгә комачауларлык итеп юл кырыена куйган яки туктаган өчен кисәтү яки 2000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ чара гамәлдә.
- Безгә Фомин урамындагы 18, 20, 22 нче йортлар территорияләре беркетелгән, - диләр Карпов исемендәге химзаводның ишегалды җыештыручылары Владимир Балобанов һәм Борис Ярушкин. - Баскыч төпләрен, подъездга керү урыннарын һәм йорт эче юлларын чистартабыз. Шәһәрлеләр максимум уңайлыклар тели, еш кына службаларны тәнкыйтьли. Ләкин уңайлыкларны бергәләп булдырырга кирәк: коммуналчылар - көндәлек хезмәтләре, автохуҗалар - җаваплы мөнәсәбәтләре белән.
Рәхилә Мирзаянова
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7500
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика