Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карга, тилгән һәм кара тукран

Шәһәр мәктәпләре укучылары "Түбән Кама" милли паркы эгидасында үткәрелгән кошларны исәпкә алу акциясендә катнаштылар. Атна буена Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнары укучылары мәктәп мәйданчыкларында, парк һәм урман зоналарында кошларны күзәттеләр, махсус атлас буенча аларның төрен билгеләделәр һәм анкета тутырдылар. "Түбән Кама" паркы белгечләре 1700дән артык анкета кабул итте...

Шәһәр мәктәпләре укучылары "Түбән Кама" милли паркы эгидасында үткәрелгән кошларны исәпкә алу акциясендә катнаштылар.
Атна буена Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнары укучылары мәктәп мәйданчыкларында, парк һәм урман зоналарында кошларны күзәттеләр, махсус атлас буенча аларның төрен билгеләделәр һәм анкета тутырдылар. "Түбән Кама" паркы белгечләре 1700дән артык анкета кабул итте һәм эшкәрттеләр. Нәтиҗәдә карга, күгәрчен, чәүкә, чыпчык, песнәк еш очрый торган кошлар дип танылды. Соры көртлек, кара тилгән, күкшә, кара тукран, торымтай, зәңгәр чыпчык - барлыгы 55 төр канатлы дусларыбыз безнең регион кошлары исемлегенә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары яналыклар