Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карпов исемендәге химзавод ветераннары котлаулар кабул иттеләр

Элеккеге заводлылар өлкәннәр айлыгы чаралары уңаеннан очрашуга күтәренке кәефтә килделәр.

Бәйрәмне зирәк яшьтәгеләр турында фәһемле сүзләр белән Виктор Никифоров башлады. Аннан соң элеккеге химик предприятие тармагы вәкилләренә котлау сүзләрен район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Дамир Шамсин юлладылар. Сәламәтлек һәм бәхет сүзләре теләп үрелгән чәчәк бәйләмнәрен Дамир Рәфисович кулыннан әлеге көндә туучылар алды – хезмәт биографиясе ремонт-төзелеш идарәсе белән бәйле Равзида Гыйльметдинова һәм гипосульфит цехыннан лаеклы ялга чыккан Тәскирә Закирова.

Алар өчен кадерле булган заводта җәмәгать эшләре турында профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов сөйләде.

Районның Совет һәм завод ветераннары рәисләре Любовь Сорокина һәм Татьяна Митшина җыелганнарга тән саулыгы, имин тормыш, уңышлар һәм якын кешеләренең хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

Чәй мәҗлесендәге җитмеш катнашучының һәрберсе коллегалары белән киләсе елның шул көнендә һәм шул сәгатендә очрашырга тантаналы рәвештә вәгъдә бирде. Ветераннар фикеренчә, аларның саннары яңарды һәм яшәрде, завод хакимияте һәм профсоюз комитеты ярдәме белән оештырылган очрашу киләсе бердәм чаралар үткәрү өчен яхшы гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев