Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Карповчы” ТИҮ гражданнары җыены булды

    Район җитәкчелегенең халык белән очрашуында шәһәр хуҗалыгы һәм инфраструктура үсеше буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Белоногов 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, гыйнвардан июльгә кадәр халыктан 56 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның күбесе башкарылган. Нигездә, менделеевлылар агачларны кисү, йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре буенча...

    Район җитәкчелегенең халык белән очрашуында шәһәр хуҗалыгы һәм инфраструктура үсеше буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Белоногов 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясады.

    Аның сүзләренчә, гыйнвардан июльгә кадәр халыктан 56 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның күбесе башкарылган. Нигездә, менделеевлылар агачларны кисү, йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. 20 мәртәбә өмә оештырылган, 550 агач утыртылган.

    Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлсинә Заһретдинова үз докладында әлеге территориядә 5586 кеше яшәвен искә төшерде. Халык өчен спорт һәм балалар чаралары үткәрү буенча актив эш алып барыла.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев отчет чорында 578 миллион сумга инвестицияләр җәлеп ителүен билгеләде.

    - Районда "Куркынычсыз шәһәр" программасы гамәлгә ашырыла, якын көннәрдә тагын бер камера Геройлар аллеясына, аннан соң күпфатирлы йортларга урнаштырылачак. Агымдагы елда 84 гаилә социаль ипотека буенча яңа йорттан фатир алды, яшьләргә ял итү өчен өч спорт мәйданчыгы ачылды. Шәһәр һәм районда юллар, тротуарларны ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Шәһәр һәм поселокны тоташтыручы күпер өчен генә дә 29 миллион сум акча сарыф ителде.

    Киләсе елга безнең бурыч: күпфатирлы йортларның подъездларын төзекләндерү һәм ишегалларындагы юлларның чокырчыкларын ямау. Һәм "Ушков утраулары"уникаль проекты киләсе елда дәвам итәчәк, - диде җитәкче.

    Җыелганнар Северная урамы 2 нче йорттагы балалар мәйданчыгы, җылылык өчен түләү һәм башка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Сәламәтлек саклау ветераны Хәлимә Солтанова район җитәкчелегенә шәһәрдә булган уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерде һәм Менделеевск районына уңышлы үсеш һәм аның чәчәк атуын теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: