Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Каршылыкларны җиңеп

    Зәй шәһәрендә шашка һәм шахмат уеннары буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында республика чемпионаты узды. Районның инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Миңнегәрәев сөйләвенчә, 120 дән артык катнашучы яхшы шартлар тудырылган "Факел" сәламәтләндерү лагерында өч көн дәвамында зирәклек марафонында сыналганнар, мондый төр ярышлар оештыруда тәҗрибә туплаганнар. Җыелганнарны район башлыгы сәламләгән, җирле сәнгать осталары...

    Зәй шәһәрендә шашка һәм шахмат уеннары буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында республика чемпионаты узды.
    Районның инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Миңнегәрәев сөйләвенчә, 120 дән артык катнашучы яхшы шартлар тудырылган "Факел" сәламәтләндерү лагерында өч көн дәвамында зирәклек марафонында сыналганнар, мондый төр ярышлар оештыруда тәҗрибә туплаганнар. Җыелганнарны район башлыгы сәламләгән, җирле сәнгать осталары концерт программасы тәкъдим иткән. Менделеевлы Николай Прохоров шахмат буенча иң яхшы дип аталган һәм чемпион исеменә лаек булган. Җиңүче медаль, грамотага лаек булды. Максим Уткин 7 нче урынга чыккан. Яшь шахматчы өчен бу зур уңыш. Спортчылар чемпионатка баруда булышлык күрсәткән инвалидлар җәмгыятенә һәм спонсорларга рәхмәтләрен җиткерәләр.
    Хәзер җәмгыять спортчылары 23 ноябрьдә Чистайда узачак армспорт буенча ярышларга әзерләнәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: