Каршылыкларны узган гына җиңүгә ирешә
Сәүдә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләгән көннәрдә без бу өлкәдә бер дистә елдан артык эш алып баручы Алёна һәм Фёдор Мокеевлар белән аралаштык. Ничек башланды - Якыннарыбыз арасында сату-алу эше белән беркем дә шөгыльләнми. Ирем техник белемле, мин Казан химия-технология институтын тәмамладым. Якын дусларыбызның сантехника товарлары сату ноктасы бар иде. Алар...
Сәүдә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләгән көннәрдә без бу өлкәдә бер дистә елдан артык эш алып баручы Алёна һәм Фёдор Мокеевлар белән аралаштык.
Ничек башланды
- Якыннарыбыз арасында сату-алу эше белән беркем дә шөгыльләнми. Ирем техник белемле, мин Казан химия-технология институтын тәмамладым. Якын дусларыбызның сантехника товарлары сату ноктасы бар иде. Алар безне дә шул өлкәгә тарттылар, - дип сөйли Алёна Валерьевна.
Ул Карпов исемендәге заводта лаборант, смена начальнигы, соңрак тәэмин итү бүлегендә хезмәт тәҗрибәсе туплаган, ире шул ук предприятиедә өлкән мастер эшен башкарган. Тормыш иптәше белән яңа сфера нечкәлекләрен өйрәнәләр. Башлангыч чорда "Чулман" базарында танышларыннан акрынлап түләү шарты белән урын алалар, сантехника белән сату итә башлыйлар.
- Яңа һөнәр үзләштерү җиңелдән түгел иде, күңел төшенкелегенә бирелгән, икеләнгән мизгелләр еш булды. Тик икебез дә холкыбыз белән артка чигенә торганнардан түгел. "Без кемнән ким, кыенлыкларны җиңәргә кирәк" дип, тырыштык. Һөнәрнең нечкәлекләренә төшенү вакыт, түземлек сорый, каршылыкларны узган гына җиңүгә ирешә, - дип фикерләре белән бүлешәләр Мокеевлар.
Тырышлык бушка китми
Бераз капитал туплагач, аерым кибет булдыралар ("Водолей"). Ассортиментлары да киңәя. Һәрдаим үз өстеңдә эшләргә, укырга, тәкъдим иткән материалны өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме - клиентлар белән оста аралаша белергә: киңәш бирергә, дизайнер да, кайвакыт психолог та булырга туры килә. Беренче вакытта ял, отпуск турында уйларга да вакытлары булмый, чөнки аякка басканчы берничә ел узып китә. Алдагы чорда үзләре сату итсәләр, хәзер зур булмаган коллектив тупланган. Кул астында хезмәт куючылар өчен шартлар тудырырга, коллективта яхшы мөнәсәбәт булдырырга омтылалар.
- Тәҗрибәле, үз һөнәрен җиренә җиткереп башкарган ышанычлы кешеләрне югалтмаска иде, чөнки яхшы кадрлар - ярты уңыш, - диләр әңгәмәдәшләребез.
Берничә ел элек "Юбилейный" кибетен сатып алу мөмкинлегенә ирешәләр. Монда төзелеш материаллары, мототехника, электр-бензоинструментлар һ.б. белән сату бара. Товарлар исемлеге ике дистә меңнән артык.
Алгы планда - сатып алучылар
Мокеевлар, сатып алучыларның мәнфәгатен истә тотып, әйберләргә бәяләрне тоту, ассортиментны киңәйтү өстендә эшлиләр. Күрше өлкә, Татарстан предприятиеләрен товар белән тәэмин итәләр, алар белән тотрыклы элемтәләр урнаштырыга тырышалар.
- Хәзер эш җайга салынды дисәк тә була, администратор булуы да зур ярдәм. Гаиләгә дә буш вакыт кала. Улларыбыз, әле кечкенә булуларына карамастан (Андрейга - 8, Васяга - 4 яшь), безнең хезмәт мәшәкатьләре белән кызыксыналар, гаилә бизнесын дәвам итәрләр, дип ышанабыз, - диләр Мокеевлар.
Фәймә Вахриева
Фото шәхси архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.8000
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.6700
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.8500
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9300
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.7400
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.9400
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.9800
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.8700
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр7500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.11400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика