Картлык безне өйдә тота алмас
Картлыкны еш кына гомер көзенә тиңлиләр. Ә көзнең матур көннәре дә, алтын мизгелләре дә була. Өлкән буын вәкилләре лаеклы ялдагы көннәрен ничек үткәрәләр, нәрсәләр белән шөгыльләнәләр - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан безнең корреспондент Фәймә Вахриева менделеевлыларга шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте. Галина һәм Рәфис Фазлыевлар: - Пенсионер таныклыгына ия булу...
Картлыкны еш кына гомер көзенә тиңлиләр. Ә көзнең матур көннәре дә, алтын мизгелләре дә була. Өлкән буын вәкилләре лаеклы ялдагы көннәрен ничек үткәрәләр, нәрсәләр белән шөгыльләнәләр - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан безнең корреспондент Фәймә Вахриева менделеевлыларга шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Галина һәм Рәфис Фазлыевлар:
- Пенсионер таныклыгына ия булу тормышыма зур үзгәрешләр кертмәде. Мин ипи пешерү заводында, "Юность" кинотеатрында баш бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзер дә шәхси предприятиедә шул вазифаны башкарам. Дөрес, өйдә эшлим, моңа карап, хезмәтнең җаваплылыгы кимеми, - дип сөйли һәрвакыт йөзе елмаюлы Галина ханым.
Тормыш иптәшем Рәфис 20 ел гражданлык авиациясендә, аннан аэропортта хезмәт куйды. Кызыбыз Ирина, киявебез Вячеслав, оныгыбыз Полина белән тату яшибез. Рәфис балык тоту белән шөгыльләнә, мине дә үзе белән ала. Җәен дә, кышын да табигать кочагында, елга буенда ял итәргә вакыт табабыз. Үз йортыбызда яшәп бакча тәрбияләүдән, яшелчә, җиләк-җимештән запаслар әзерләүдән тәм табабыз. Мунчада юыну тәнгә дә, җанга да сихәт бирә. Мисыр, Төркия, Германия, Испания илләрендә ял итеп, дөнья күреп йөрдек. Киләчәктә дә, сәламәтлек мөмкинлек бирсә, эшләргә дә, актив тормыш алып барырга да, сәяхәтләргә чыгарга да омтылачакбыз.
Тамара Васильевна Волкова, коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны:
- Мин Карпов исемендәге химия заводында гипосульфат цехында лаборант, соңрак фасовкалаучы буларак 40 елдан артык эшләп пенсиягә чыктым. Әтием Бөек Ватан сугышында Җиңү яулады, гомер буе заводта эшләде. Ирем Валентин Иванович слесарь, эретеп ябыштыручы иде. Җәмәгать тормышында катнашып, гел активистлар арасында булдык. Үзешчән сәнгатьне яраттык: мин җырладым, биедем, ул тынлы уен кораллары оркестрында быргычы, гармун, гитара, баянда да оста уйный иде. Бик яратып урманга гөмбә, җиләк-җимеш җыярга йөрдек, икешәр бакча тоттык. Көтмәгәндә ирем авыр инсульт кичерде, урынга егылды һәм безнең тормыш төптән үзгәрде. 17 ел инде һәр минутымны аңа багышлыйм. Мин аның өчен шәфкать туташы да, юатучы һәм киңәшче дә. Кайнанамны сигез ел тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Ул чакта ирем дә бала халәтендә калыр дип уйламадым. Тик без күңел төшенкелегенә бирелмибез, һәр үткән көннең шатлыгын табарга һәм алга килгән сынауны лаеклы үтәргә тырышабыз.
Зөлфия Хәсәншина:
- Мин ике ел лаеклы ялда. Тик үземне пенсионерлар рәтенә кертергә ашыкмыйм. Әле һаман да "Менделеевсказот" предприятиесендә сменалы эштә. Хезмәттән буш вакытымны күбрәк оныкларыма багышлыйм. Икесе дә "Шаян" бию коллективына йөриләр. Өлкән оныгымның мәктәп мәшәкатьләренә булышып, кечкенәсен бакчадан алып, көннең узганын сизми дә калам.
Авылга кайтып сигез дистәсен тутырган әниемнең, туганнарымның хәлләрен белергә тырышам. Аннан балаларымны, кияүне, оныкларны тәмле ризыклар белән сыйлаучы чын татар әбисе дә әле мин. Ә күңелемнең иң түрендә раббыбызга төп урын бирелгән. Аллаһыга гыйбадәт кылып, ул кушканча Коръән, намаз укып, ураза тотып яшәргә омтылам. Китап-журналлар укырга, гөлләр үстерергә дә вакыт табам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10800
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика