Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Казаковлар өметне югалтмый

    24 яшьлек Тимур Казаковның гомере өчен бер елдан артык туганнары, якыннары, дуслары, хәтта аны белмәгән кешеләр дә көрәшә. Исегезгә төшерәбез, 2011 елның 6 ноябрендә Тимурның баш мие тамыры өзелә, ул геморрагик инсульт кичерә, табиблар көч-хәл белән тормышын саклап калалар. Өендә ике ай булганнан соң, Тимур 2012 елның ноябрь уртасында әнисе...

    24 яшьлек Тимур Казаковның гомере өчен бер елдан артык туганнары, якыннары, дуслары, хәтта аны белмәгән кешеләр дә көрәшә.
    Исегезгә төшерәбез, 2011 елның 6 ноябрендә Тимурның баш мие тамыры өзелә, ул геморрагик инсульт кичерә, табиблар көч-хәл белән тормышын саклап калалар.
    Өендә ике ай булганнан соң, Тимур 2012 елның ноябрь уртасында әнисе белән Яр Чаллының ветераннар госпиталенә дәвалануга китә.
    Аңа хәтле Тимурның хәле начар була, өянәкләре ешая, аппетиты югала. Госпитальдә менделеевлыларны җылы каршы алалар һәм барлык теләкләренә игътибар белән якын киләләр. Тәҗрибәле медперсоналның гамәлләре белән, егетнең хәле даими тотрыклана. Массаж, физиотерапия, механотерапия, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнүләрдән соң алга китеш сизелә. 12 декабрьдә Тимур миенә һәм тән тамырларына компьютер томографиясе үтте. Ашыгыч медицина ярдәме больницасының табиб-нейрохирургы Яңа елдан соң шунтлау буенча операция ясарга тәкъдим итте.
    Яңа ел бәйрәмнәрендә әнисе белән Тимурны өйгә чыгардылар. Любовь Аркадьевна улы белән мөстәкыйль шөгыльләнә: кул һәм аяк чукларын эшкәртә, китаплар укый. Апасы Оксана хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә җыелган средстволарның гомуми суммасы 654853 сум тәшкил итә. Тимурны икенче тапкыр госпитальдә дәвалауга ирле-хатынлы Морозовлар (Мәскәү) һәм шәһәр Советы депутаты Илсөяр Гобәйдуллина ярдәм итте. Тимурның туганнары битараф булмаган барлык менделеевлыларга ярдәмнәре, яклаулары һәм аңлаулары өчен рәхмәтле.
    Озакламый егеткә ашыгыч медицина ярдәме больницасында операция ясаячаклар, аннан соң сәламәтлеге торышында уңай динамикага өмет бар.
    Тимур Казаковның язмышында катнашырга теләүчеләр 89375837623 телефоны аша апасы белән элемтәгә керә алалар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: