Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы флагы күтәрелде

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе мәйданында ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды.

Шундый ук флаг бүген Татарстан Хөкүмәте йортында һәм республиканың барлык шәһәр-районнарында күтәрелә.

ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2018 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелүен искәртте.

– Дәүләт, муниципаль хакимият, бизнес-берләшмә, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, барлык республика халкы тантаналы чаралар үткәрелүгә әзер, – диде Әсгать Сәфәров. – Төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә, 30 августта узачак. Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар диаспораларында зур россиякүләм, халыкара форумнар, мәдәни чаралар уздыру ниятләнә. Юбилей чаралары программасы киң, беренче чиратта, кешеләрнең мәдәни, рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

ТР Президент Аппараты җитәкчесе республиканың катлаулы сикәлтәле юл үткәнен билгеләп узды.

– Куәтле икътисади потенциалга, патриотизмга, Россия Президенты, РФ Хөкүмәтенә таянып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип нык әйтә алабыз. Барыгызны да Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм, – дип тәмамлады Әсгать Сәфәров чыгышын һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрүгә күрсәтмә бирде.

Әләм күтәрелгәч, Татарстан гимны яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев