Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк

Быел Казанда 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм 710 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк.

Әлеге эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.
Министрлыкта әйтүләренчә, Ершов урамындагы „Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп, „Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак.
Ел ахырына кадәр илкүләм проект буенча «Лето» торак комплексы өчен тышкы челтәрләр төзү тәмамланачак һәм «Светлая долина» торак комплексында өске су чистарту корылмаларына реконструкция ясалачак.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев