Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанның Җиңү паркында совет солдатына 9,5 метр биеклектәге һәйкәл ачылды

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Нургалиевич һәйкәлнең яу кырында көрәшкән барлык респубика халкына багышлануын, алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачагын белдерде. Президент барлык фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, барлык татарстанлыларга имин тормыш теләде.

Яңа һәйкәлнең образы — 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов.

16 яшендә фронтка киткән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов тантанада онлайн форматта катнашып Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Чарада Җиңү көненә багышланган, Гази Заһитов исеме яңгыраган җыр башкарылды, аннан соң сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Ахырда рәсми затлар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм «День Победы» җыры башкарылды.

Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

 

Икенче Бөтендөнья сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелә. Сугышка ТАССРдан 700 мең кеше китә, яртысы әйләнеп кайтмый.

Һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган.

Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үскән Гази Казыйхан улы Заһитов 1941 елда сугышка китә, Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алуда төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр белән бергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев